news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хаҗиларның беренче төркеме Казанга 5 декабрьдә кайтачак
Башка еллар белән чагыштырганда, быел хаҗ кылу йолалары тынычрак узган
Скопировать ссылку
(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Изге җирләргә “Идел-хаҗ” хаҗ мәркәзе аша киткән хаҗиларның беренче төркеме Казанга 5 декабрьдә кайтачак. Бу хакта хаҗ мәркәзе матбугат үзәге хәбәр итә. Билгеле булганча, “Идел-хаҗ” мәркәзе аша хаҗга 3500ләп кеше киткән иде.
Башка еллар белән чагыштырганда, быел хаҗ кылу йолалары тынычрак узган. ТР мөфтиенең Хаҗ һәм Гомрә буенча урынбасары, Татарстан хаҗ миссиясе җитәкчесе Аяз хәзрәт Миңгалиев сүзләренчә, барлык хаҗиларны вакцинацияләү файдага киткән. Алар, бик нык аруга карамастан, үзләрен яхшы хис итә, татарстанлылар арасында салкын тиеп яки грипп белән авыручылар юк.
Бүген хаҗилар Мөхәммәд с.г.в. яшәгән Мәдинә шәһәренә барып, Ислам тарихындагы иң кадерле, тарихи урыннарны караячак. Хаҗилар сөекле Пәйгамбәребез мәчетендә намаз укып, гыйбадәт йортының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан Мөхәммәд с.г.в., тугры хәлифләр Әбү Бәкр һәм Гомәрнең каберләрен зыярат кылачак.
Аннан соң хаҗилар Пәйгамбәрнең бик күп күп кенә аркадашлары, тугры хәлиф Госман, Мөхәммәд с.г.в.нең кызы Фатыйма, оныклары Хәсән белән Хөсәен җирләнгән Бакый зиратында булачак. Моннан тыш, алар күренекле Куба һәм Кыйблатәйн мәчетләрен караячак. Пәйгамбәребез Мәккә мөшрикләреннән качып торган Җәбәл әс-Саур тавына менәчәк.
Мәдинә шәһәре белән хушлашу Гомрә һәм хаҗның йоласы булып тормый. Ә Пәйгамбәребез шәһәре булганлыктан, күңелгә бик якын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2