news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хаҗиларга гадиләштерелгән схема буенча виза алу мөмкинлеге каралды

Татарстанның рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Согуд Гарәбстанының хаҗ министры белән очрашты.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Согуд Гарәбстанының хаҗ министры белән очрашты. Очрашуда хаҗиларга гадиләштерелгән схема буенча виза алу мөмкинлеге каралды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” Ранис хәзрәт Вахитов хәзер эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанында. Ул 2018 елда хаҗ оештыру мәсьәләләре буенча эшче төркем киңәшмәләрендә һәм әлеге илдә хөкүмәт дәрәҗәсендә уза торган утырышларда катнаша.

Россиянең хаҗ-миссиясе рәсми сөйләшүләрендә Согуд Гарәбстаны министры Мөхәммәд Салих бин Таһир Бинтан белән Мәккәдә хаҗ вакытында хаҗиларга хезмәт күрсәтү һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегенең хаҗ министрлыгының электрон системасы аша гадиләштерелгән схема буенча виза алу мөмкинлеге каралды.

“ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесенең сәфәре барышында шулай ук кунакханә һәм хезмәт күрсәтүче компанияләрнең җитәкчеләре белән очрашулар каралган. Моннан тыш, хаҗиларны тукландыруны оештыру буенча җирле ашханәләр белән сөйләшүләр алып бару планлаштырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot