news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хаҗга Татарстаннан 1200 кеше барачак

Республикага барысы 1800 кешегә квота бирелгән.

 (Казан,  4 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре комиссиясе мәгълуматлары буенча, агымдагы елның 27 нче августыннан 30 сентябрьгә кадәр Согуд Гәрабстаны Корольлегенә хаҗга баручыларны озату оештырыла. Хаҗилар 9 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр әйләнеп кайтыр дип ниятләнә. Бу хакта кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Казан" халыкара аэропорты" ААҖдә Татарстан хаҗиларын 23 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр озатып, каршы алачаклар.  Россия хаҗилары өчен 16 мең 400 кешегә квота бирү ниятләнә. Шуннан  Татарстан кешеләре өчен - 1800 урынга квота. Республикадан 1200 кеше хаҗ кылырга җыена. 2014 елдан башлап хаҗга барырга теләүчеләр өчен электрон чират оештырылган.    РФ Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре комиссиясе һәм Согуд Гәрабстаны Корольлегенең Хаҗ министрлыгы арасында 2014 елның февралендә хаҗ оештыру һәм 2014 ел сезонында Россия хаҗиларын кабул итү шартлары буенча килешү төзелгән, һәм ул Россия хаҗ-миссиясенең рәсми сайтында урнаштырылган.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100