Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хаҗга баручыларның беренче төркеме 13 декабрьдә юлга чыга
Хаҗга баручыларның беренче төркеме 13 декабрьдә юлга чыга
(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Идел-хаҗ” оешмасыннан алынган мәгълүматларга караганда, хаҗ кылучыларның 150 кешедән торган беренче төркеме 13 декабрьдә юлга чыга. Алар самолет белән очачак.
Билгеле булганча, хаҗ кылучылар өчен быел “Идел-хаҗ” оешмасы тарафыннан ике төрле программа тәкъдим ителде. Алар – “Самолет төркеме” һәм “Катнаш төркем”. “Катнаш төркем”гә керүчеләр Казаннан Иорданиянең Аман шәһәренә очачак һәм биредә Мәккәгә автобуста барачак, әлеге төркемгә караган икенче группа Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Шарджа шәһәре аша Мәккәгә юл тота, ә шушы ук төркемгә караган өченче группа Мәскәү-Каһирә-Джейта рейсы белән Мәккәгә барачак. “Самолет төркеме” исә Мәккәгә Истанбул аша бара.
Алдагы еллардагы кебек үк, “Идел-хаҗ” оешмасы быел да булачак хаҗиларга Мәккәгә баргач үзләрен ничек тотарга, нәрсәләр эшләргә ярый, нәрсәләр тыела икәнлеген аңлатып, әзерлек дәресләре оештырды. Моннан тыш, укылган лекцияләр буенча, белемнәрен камилләштерү максатыннан, аларга видеофильм да тәкъдим ителде. Мондый төр әзерлек укулары республиканың шәһәр һәм районнарда да оештырылды.
Хаҗ кылучыларның “Катнаш төркем”гә керүчеләре 18,20 һәм 23 декабрь көннәрендә юлга чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз