Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хаҗга баручылар менингококк инфекциясенә каршы прививка ясатырга тиеш — Любовь Авдонина
Хаҗга баручыларга коронавирус инфекциясеннән дә саклану чараларын күрергә киңәш итәләр.
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хаҗга барганчы менингококк инфекциясенә каршы вакцинация уздыру кирәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.
Белгеч ел саен Хаҗга дөньяның 160 иленнән 2 миллионга якын кеше, шул исәптән Россиядән — 16 меңгә якын, Татарстаннан 1,5 меңләп мөселман изге сәфәр кылуын искәртте.
Любовь Авдонина якын көнчыгыш илләренә коронавирус инфекциясе дә хас булуын билгеләп узды. Ул шушы авыру теркәлә башлаганнан бирле, ягъни 2012 елдан дөньяда коронавирус инфекциясенең 2 меңнән артык очрагы ачыкланганын, аларның 700гә якыны үлемгә китерүен әйтте. Согуд Гарәбстаны, Катар, Иордания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Алжир, Туниста бу инфекция еш очрый.
Белешмә өчен. Коронавирус — тын юллары яки ашкайнату трактында интоксикация синдромы рәвешендәге көчле тын юлы инфекциясен кузгатучы. Патология үзен гадәттә ринофарингит яки гастроэнтерит кебегрәк сиздерә.
Хаҗга баручылар менингококк инфекциясенә каршы прививка ясарга мөмкин булган медицина учреждениеләре исемлеге белән Роспотребнадзор ведомствосы сайтына кереп кызыксына ала. Любовь Авдонина прививканың түләүле булуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз