news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хаҗга багышланган Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере узачак

Чарада шулай ук Корбан бәйрәме турында да сөйләшәчәкләр.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»).11 августта 10.30 сәгатьтә «Татар- информ» мәгълүмат агентлыгында Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере булачак. Видеоочрашу Согуд Гәрабстанында хаҗ башлануга, шулай ук Корбан бәйрәменә багышлана.

Россия һәм Татарстаннан быел Мәдинә һәм Мәккәгә ничә кеше барачак? Илебезнең мөселманнары изге урыннарда нәрсә турында сораячак? Корбан бәйрәменә әзерлек ничек бара? Видеокүпер барышында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында бу һәм башка сорауларга җавап бирәчәкләр.

Өч яклы очрашуның спикерлары Россия Мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббасов, Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтенең "ДУМ РТ Хадж" рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе урынбасары Илдус Сабитов һәм Кырым Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтенең мөфти урынбасары Айдер Исмәгыйлев булачак.

Аккредитация өчен телефон: 89172939706.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100