news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хаҗдан исән-имин кайттылар

Хаҗдан исән-имин кайттылар

(Уфа, 1 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан хаҗ сәфәренә киткән мөселман кардәшләребез 31 гыйнварда исән-имин Уфага әйләнеп кайтты. Быел изге сәфәргә Башкортстандагы төрле мөфтиятләр һәм мәчетләр аша җәмгысе 150 гә якын диндәшләребез юлга чыккан иде. Аларның күпчелеге Башкортстанның үзеннән булса, кайберләре чит төбәкләрдән килеп Уфада документлар әзерләде.

Хаҗ сәфәренә баручылар арасында 18 яшьтән алып сиксән яшькә кадәрге мөэмин-мөселманнар булды. Аларның кайберләре бу хаҗ сәфәренә икенче һәм хәтта өченче тапкыр барды. Уфаның «Ихлас» мәчете оештырган төркемдә изге сәфәргә барлыгы 55 кеше тупланган иде. Мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм, Уфага әйләнеп кайткач белдерүенчә, барлык хаҗилар да бу ерак һәм катлаулы сәфәрне, кыенлыкларга игътибар итмичә, зур түземлек һәм рухи куаныч белән үтеп кайткан. «Бу атнаның җомгасында без үз мәчетебездә хаҗиларны һәм теләгән һәр мөселманны кунакка чакырып калабыз, – ди Мөхәммәт хәзрәт. – Җомга намазын бергәләп укыганнан соң, һәммә кешене Мәккәдән алып кайткан зәм-зәм суыннан авыз иттерәчәкбез һәм изге сәфәрдән алган онытылмас тәэсирләребез турында сөйләячәкбез».

Уфадагы башка мәчетләр аша хаҗга барган мөселманнар да бу җомгада шулай ук сәфәр йомгаклары буенча очрашуга җыела. Бергәләп җомга намазын укыганнан соң, алар чәй мәҗлесенә җыелып, хаҗ сәфәре шатлык-куанычларын уртаклашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100