news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзрәт пандемия вакытында өметсезлекне җиңәр өчен киңәш бирде

«Төшенкелеккә бирелмәс өчен, югалта алмый торган кыйммәтләр белән яшәргә кирәк», — ди Нурулла хәзрәт.

Хәзрәт пандемия вакытында өметсезлекне җиңәр өчен киңәш бирде
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин пандемия вакытында төшенкелек, өметсезлекне җиңәр өчен киңәш бирде.

«Кеше нәрсә белән яшәгән соң? Мал, карьера, бала, гаилә дип яшәү өметсезлеккә алып бара. Чөнки нәрсәнедер югалту өметсезлек хисе бирә. Шуңа күрә югалта алмаслык идеаллар белән яшәргә кирәк. Нәрсә ул? Аллаһының ризалыгын алу. Аллаһы Тәгаләгә ярыйм, мин аның белән риза, канәгать дип яшәүчеләр күңелендә өметсезлек барлыкка килми», — диде ул.

Матди кыйммәтләр белән яшәүчеләр һәрвакытта төшенкелеккә бирелгән була, ди хәзрәт. «Шушы пандемия кешенең матди дөнья белән яшәвен ачыклады. Ә матди кыйммәтләр белән яшәүче һәрвакыт төшенкелектә һәм өметсезлектә булачак. Аның сәбәбе генә төрле була. Шуңа күрә дә югалта алмый торган идеаллар, рухи байлык кирәк, Аллаһы белән элемтә нык булырга тиеш», — диде Нурулла хәзрәт «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

  • Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән «Гадел әңгәмә» тапшыруны «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100