Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәзрәт нәзер һәм мәҗбүри корбаннарның аермасын әйтте
«Нисабка ия кеше беренче чиратта мәҗбүри корбанны чалдырырга тиеш», — диде Казан казые.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков мәҗбүри һәм нәзер корбаннарның аермасы турында сөйләде.
«Нәзер корбаны — аерым гыйбадәт. Әгәр дә ул төгәл бер көнгә билгеләнмәгән икән, аны кайчан чалсаң да була. Ләкин кеше нисабка ия икән (быел ул 36 мең сум күләмендә билгеләнгән — Т-и.иск.), ул, беренче чиратта, мәҗбүри корбанны чалырга тиеш», — диде Булат хәзрәт «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
Аның сүзләренчә, әлеге кагыйдәне балага атап корбан чалдырганда да үтәргә кирәк.
«Бала өчен корбан чалу мөбәх булып санала. Бу динебез тарафыннан рөхсәт ителгән дигән сүз. Нисабка ия булган кеше баласына атап корбан чалып, мәҗбүри корбанны чалмаса, ул гөнаһлы була. Беренче эш итеп, мәҗбүр корбанны чалырга кирәк», — диде Булат хәзрәт Мөбарәков.
Ул шулай ук корбан итен дөрес бүлү турында сөйләде. «Корбанның өчтән берен үзеңә, өчтән бере белән кешеләрне сыйларга, калган өлешен өләшеп чыгарга була. Ләкин бу мәҗбүри түгел, ә динебездә әйтелгән тәкъдим. Кеше фәкыйрь һәм ел дәвамында ит сатып алырга ниятләми икән икән, ул корбанның бар өлешен дә үзенә калдыра ала. Бу гөнаһ булмый», — диде Казан шәһәре казые.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз