news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзрәт челтәрле бизнеста катнашмаска һәм аннан товар алмаска киңәш итте

«Классик сату белән шөгыльләнү кулайрак», — ди Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин.

Хәзрәт челтәрле бизнеста катнашмаска һәм аннан товар алмаска киңәш итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин челтәрле бизнеста катнашмаска һәм аннан товарлар сатып алмаска киңәш итте.

«Мөселманнарга шәхсән үземнән бер киңәш бирәм: челтәрле бизнеста катнашмаска, аннан әйбер алмаска, шул ук вакытта, үзеңә дә моның белән шөгыльләнмәскә. Классик бизнес белән шөгыльләнү хәерлерәк. Бу кулайрак та, чөнки сата алмаган очракта да, яныңда товар кала. Монда югалтулар әзрәк», — диде ул «Интертат»ка.

Аның сүзләренчә, челтәрле бизнес гадәти сәүдәгә охшамаган. Шуңа да керем алуның әлеге ысулын шикле дип атарга була

«Классик сәүдәгә охшамаган бу. Кибеттә кешедән документлар, имзалар сорамыйлар бит. Аннан соң бу бизнеста эшләүченең статусы аңлашылып бетми. Бу очракта кеше сатучымы, фирмага эшләүче хезмәткәрме? Шулар аңлашылмаганга күрә, бу система шикле», — диде Нурулла хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100