news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хәзинә» сәнгать галереясендә балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачыла

Иртәгә Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Балалар күзлегеннән чыгып...» дип аталган балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачыла

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Иртәгә Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Балалар күзлегеннән чыгып...» дип аталган балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачыла. Бу Милли сәнгать музее педагогларының һәм «Санта» санаторие хезмәткәрләренең уртак иҗади хезмәте.
«Балалар күзлегеннән чыгып...» балалар рәсемнәре күргәзмәсе Балаларны яклау көненә багышлап оештырылган. Музей Инна Александровна Иванова җитәкчелек иткән «Санта» санаторие белән 2005 елдан башлап тыгыз хезмәттәшлектә тора.
Татарстан Республикасының төрле яшьтәге балалары «Хәзинә» милли сәнгать музееның күргәзмә залларына экскурсияләргә килә, аннан алган тәэсирләре белән уртаклаша, музей тарафыннан оештырылган төрле бәйрәмнәрдә катнаша һәм үзләренең тәэсирлдәрен иҗат эшләрендә чагылдыра.
- Безнең очрашуларның төп максаты: балаларның игътибарын кырыс тормыш һәлакәтләреннән читкә юнәлдерү, аларга сәнгати үсештә ярдәм итү һәм аларның иҗати халәтенә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Балаларның галерея экспозицияләрен карарга килүләре һәрдаим диярлек, рәссамнар картиналарыннан күчереп алынган копияләр, график фантазияләр, күмәк декоратив панно яки аерым башкарылган шамаилләр кебек иҗади хезмәт белән тәмамлана, - ди музей хезмәткәрләре.
Балалар иҗаты үзенең чисталыгы, ачыклыгы һәм самимилеге белән аерылып тора. Һәр баланың дөньяга карашы, тәэсирләрен бүлешүе үзенчә. Бала рәсем ясаганда үз дөньясының буяу төсләрен сайлый. Ул үсә, дөньяны таный, өйрәнә, мәгълүмат туплап, аны мәңгегә күңеленә сеңдерә һәм шулай итеп булачак шәхес формалаша. Ә сәнгать әсәрләре исә баланың шәхес булып үсүенә зур ярдәм итә, аңа иҗади көч бирә.
Әлеге балалар иҗат күргәзмәсе – балалар һәм зурлар өчен дә зур әһәмияткә ия вакыйга, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot