news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Хәзинә” проекты федераль бюджеттан 250 мең сум акча алачак
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков үзенең “Хәзинә” проекты белән Россия Президенты грантын ота
Скопировать ссылку
(Казан, 29 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков үзенең “Хәзинә” мультимедия проекты белән Россия Президентының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге гомуммилли әһәмияткә ия проектларга булышлык күрсәтү грантына лаек була. Быел әлеге проектны тормышка ашыруга бюджеттан 250 мең сум акча юнәлтеләчәк.
Проектның идеясен тамашачылар үзләре тәкъдим итә. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле илебез тәбәкләренә гастрольләр белән еш йөри. Чыгыштан соң кичә кунаклары ансамбль коллективына төрле үтенечләр белән мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, халык костюмнарның тарихы белән таныштыруны сорый. Шуңа җавап итеп, “Хәзинә” проекты халык иҗаты традицияләрен, халкыбызның бай рухи мәдәнияте белән таныштыра. Ансамбль коллективы бу проектны гамәлгә ашыру кысаларында ике диск чыгарачак. CD-дискларда хореография, вокал, халык уен коралларында уйнау буенча күрсәтмә дәресләр язылачак. Татар һәм рус биюләрендәге иң гади хәрәкәтләрен ансамбльнең баш балетмейстеры, ТР халык артисткасы Раилә Гарипова, “Юлдаш” студиясенең сәнгать җитәкчесе Ләйсән Хаметова, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Айрат Хаметов күрсәтәчәк дип уйланыла. Вокал буенча дәресләрне ансамбль хормейстеры, ТР халык артисткасы Венера Гәрәева, баш хормейстеры Нияз Гәрәев бирәчәк.
Татар, чуаш, мари, удмурт милли костюмнарының тарихы белән костюмнар буенча рәссамнар Наилә Кумысникова, Елена Ермолина һәм Лариса Чебукова таныштырачак. Дисктан тыш, ансамбль коллективы профессиональ бию берләшмәләре өчен дә материал чыгарырга уйлый. Анда ансамбльнең иң яхшы чыгышлары күрсәтеләчәк. Бүгенге көндә ансамбль коллективы материал җыю белән мәшгуль. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot