Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Хәзинә” милли сынлы сәнгать галереясында Илгизәр Самакаевның күргәзмәсе ачылу тантанасы була
Чара рәссамның 60 яшьлек юбилеена багышлана
(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген “Хәзинә” милли сынлы сәнгать галереясында Илгизәр Самакаевның күргәзмәсе ачылу тантанасы була.
Чара рәссамның 60 еллык юбилее уңаеннан оештырылган. Анда Илгизәр Самакаевның 1981 нче елда иҗат иткән диплом эшеннән алып бүгенге көнгә кадәр язган картиналарын күрергә мөмкин. Алар арасында тарихи темаларга багышланган хезмәтләр дә бар.
Күргәзмәдә тамашачылар хозурына тапшырылган “Безнең заман тәмугы” картинасы “Красные ворота/Против течения” III төбәкара академик күргәзмә-конкурста да катнашып, автор Илгизәр Самакаевка әлеге хезмәт И. Е. Репин исемендәге премия яулаган.
Күргәзмә 1 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз