Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Хәзинә” милли сәнгать галереясында узган утырышта милли сәнгать проблемалары турында чаң суктылар
Зәркән сәнгате, чигү, күн мозаикасы белән шөгыльләнүче рәссамнар бик аз булуы билгеләп үтелде
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендәге “Хәзинә” милли сәнгать галереясында “Яңа чынбарлык парадигмасында милли сәнгать” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Әлеге чара, татар сәнгать белеменә нигез салучыларның берсе Фуад Хәсән (Хөсәен) улы Вәлиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан, оештырылды.
Фуад Вәлиев татар халкының бизәлеш сәнгатен, Казан татарларының авыл йортлары архитектура-сәнгать бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнә. Татарстан авылларына һәм татарлар тупланып яшәгән төбәкләргә (Әстерхан өлкәсе, Кырым, Касыйм шәһәре һ.б.) экспедицияләр оештыра. Һөнәри-сәнгать мәдәниятенең фәнни типологиясен төзи; татар халык сәнгатенең туку, чигү, каюлы күн эшләнмәләр, зәркәнчелек сәнгате, агачка һәм ташка уеп бизәк төшерү кебек традицион төрләренең тарихи тамырларын һәм үсешен өйрәнә; татар сәнгатенең Болгар һәм Алтын Урда сәнгатьләре белән дәвамчан бәйләнешен дәлилли. Болгар сәнгатендә Салтау-маяк культурасы элементлары булуын ачыклый, Болгар «җәнлек стиле»нә фәнни билгеләмә бирә. «Казан бүреге»нең һәм шулай ук Казан ханлыгы дәверенең башка сәнгать эшләнмәләренең эшләнү вакытын һәм урынын ачыклый.
Вәлиев - 1970 елларда Казан халык һөнәрләре комбинатында, Казан нәфис эшләнмәләр фабрикасында, шәһәр тибындагы Шәмәрдән бистәсенең зәркән остаханәсендә сувенирлар һәм халык сәнгате эшләнмәләре җитештерүне оештыручыларның берсе.
ТР дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева түгәрәк өстәл утырышын башлап, “Бүгенге көн сәнгатендә традицияләр: интерпретацияләр һәм критерийлар проблемасы” темасына кичә бөтенроссия фәнни конференциясе узуын искәртеп, республикада гына түгел, Россия төбәкләрендә дә милли сәнгать югала баруына борчулы фикерләр күп белдерелүен ассызыклады. Ул зәркән сәнгате, чигү, күн мозаикасы белән шөгыльләнүче рәссамнар берән-сәрән генә булуын шәрехләде. “Сувенир продукциясенә карасак, декоратив-гамәли сәнгать, халык сәнгате эшләнмәләре палитрасы бик ярлы. Шуңа күрә безгә бу юнәлештә алдагы эшебез буенча махсус программа әзерләргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Розалия Нургалиева.
ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Шаһиева ассызыклаганча, күп кенә тармаклар буенча мәдәниятнең девальвациясе күзәтелә, бу аеруча декоратив-гамәли сәнгатькә кагыла. “Мин кичәге конференциядән үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым: галим максатка омтылучан, фанатка тиң кеше булырга тиеш. Фуад Вәлиев нәкъ менә шундый кеше иде. Ул бик универсаль, курку белмәс шәхес иде, һәркайда үз таләпләрен куя белде. 1969 нчы елда без аның белән танышкан вакытта, аның “Казан татарлары орнаменты” хезмәте бик популяр иде. Орнаментларны шундый хезмәт итеп чыгаруны беркем күз алдына китерә алмый иде, - дип сөйләде Розалина Шаһиева. Ул аның белән эшләгән еллары искә төшереп, аның турында хатирәләрен яңартты. - Фуад Вәлиев татар менталитетын бик яхшы аңлый торган шәхес иде. Авыл, җир, игенчелек эшенә зур игътибар бирде”, - диде ул.
МФуад әфәнденең кызы - мөселман сәнгате өлкәсендә танылган белгеч, сәнгать белеме докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова бездә сувенир кибетләре киштәләрендә, нигездә, арзанлы материаллар һәм технологияләр кулланылып ясалган эшләнмәләр булуын билгеләп узды, чын профессионалларның иҗат җимешләре юк дәрәҗәсендә булуына игътибарны юнәлтте. Аның әйтүенчә, хәзер агачны чокып бизәк ясау сәнгате дә юкка чыга бара. Аның урынына алмашка металлны уеп ясалган бизәкләр килде, авылларда йорт капкалары да шундый. Халык арасында үзешчән зәркәнчелек белән шөгыльләнүчеләр дә юк. Элек гүзәл затлар “Азат хатын” журналларыннан бизәкләр күчереп чигү белән мавыга иде, баш киемнәрен чигеп бизәү сәнгате бар иде - хәзер болар берсе дә юк. “Сувенир кибетләрендә тулган ясалма эшләнмәләр чын сәнгатьне каплады”, - дип саный Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.
Декоратив-гамәли сәнгатьтә профессионаллык проблемасы турында Россия рәссамнары берлеге әгъзасы, бу берлекнең Татарстандагы идарәсе әгъзасы Луиза Фәсхетдинова чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз