news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Хәзинә” галереясында Төркмәнстанның декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә төркмәннәрның кием-салымы, бизәнү әйберләре, келәмнәр, картиналары һ.б. урын алган

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда Төркмәстан көннәре үткәрелә. Бүген республиканың “Хәзинә” милли сынлы сәнгать галереясында Төркмәнстанның декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә төркмәннәрның кием-салымы, бизәнү әйберләре, келәмнәр, картиналары һ.б. экспонатлар урын алган.

Чарада Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, Төркмәнстан мәдәният министры урынбасары Атагельды Шаморадов, 60 лап делегат катнашты.

Төркмәстан һәм татарларның тамыры бер һәм сәнгатебездә дә уртак яклар күп. Төркмәннәрнең дә, Казан татарларында да, мисал өчен, тәкыя кебек баш киемнәре бар. Ул тәңкәләр белән бизәлгән булган. Изү, камзул кебек өс киемнәребез дә бер үк төрле диярлек. “Төркмәннәрнең дөнья мәдәниятенә паласлар белән өлеш кертүен яхшы беләбез. Бу паласлар бөтен дөньяга танылган. Татарларда да әлеге сәнгать алга киткән булган, әмма, Казан Явыз Иван тарафыннан басып алынганнан соң, бу сәнгать төре бездә юкка чыга”, - диде сәнгать белеме докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Төркмәстан белән Татарстан арасындагы багланыш хакында.

Төркмәннәрнең тормышын келәмнәрдән башка күз алдына да китереп булмый. Келәмнәр музее хезмәткәре Майгүзәл Агизмуратова сүзләренчә, әлеге дәүләттә келәмнәр намазлык буларак Аллаһ белән “аралашканда” да, йорт-җирне бизәү өчен дә, җылыту өчен дә һ.б. бик күп очракларда файдаланыла. Төркмәнстанда келәм туку хәзер сәнгать буларак үсә һәм Ашхабадта бик күп фабрикалар, музейлар эшли. Әлеге музейларда XVII-XVIII гасырларда тукылган келәмнәрне дә очратырга мөмкин һәм төркмән келәмнәре кешеләргә гасырлар буе хезмәт итәргә сәләтле.

Күргәзмә ачылышында катнашкан Төркмәнстан Мәдәният министрлыгы вәкиле Атагельды Шаморадов Татарстан җирлегендә Төркмәстан көннәрен уздыручыларга рәхмәтләрен белдерде. “Бүген ачылган күргәзмәдәге экспонатлар безнең илдәге әйдәп баручы музейларда саклана. Монда милли бизәнү әйберләре дә, милли киемнәр, тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары урын алган. Алар аша халыкның мәдәнияте, тормышы белән таныша алырсыз дип ышанасы килә”, - диде һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Күргәзмә ачылышына килүчеләрне ул иртәгә Г. Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында Татарстанда Төркмәстан көннәре уңаеннан уздырылган чаралар ябылу тантанасына да чакырды.

Татарстан ягыннан сүз алган Ирада Әюпова исә төрки халыкларның тамырлары гына түгел, ә фәлсәфәләре дә бер булуын, фәлсәфә исә әхлак кыйммәтләрен берләштерүен ассызыклады. “Кызганыч, келәм туку сәнгате бездә инде онытылган. Урамнарда милли кием киеп йөрүчеләр дә еш очрамый. Төркмәннәрдән бу өлкәдә әле безнең күп нәрсәгә өйрәнәсебез бар”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100