news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Хәзинә" галереясында Болгария халкы гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмә ачылды

Ачылыш тантанасында Болгариянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Бойко Коцев катнашты.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Анна Тарлецкая). Кичә "Хәзинә" милли галереясендә "Болгариянең борынгы гореф-гадәтләре” фотокүргәзмәсе ачылды. Ачылыш Болгариянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Бойко Коцев һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашында узды.

Экспозиция Болгариянең 14 күренекле фотографының 30 хезмәтеннән тора. Алар арасында Богдан Стойко, Владимир Мачоков, Иван Василев, Тихомир Методиев һәм башкалар бар.

"Казанда бу - беренче күргәзмә һәм мин соңгысы түгел, дип уйлыйм. Ул безгә Болгария халкының фольклоры һәм гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек бирә", – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Айрат Сибагатуллин.

"Хәзинә" галереясе мөдире Анна Романова хәбәр иткәнчә, бүген - 27 октябрьдә күргәзмә "Мир" кинотеатры фойесына күчәчәк. Анда 27 октябрь-3 ноябрь көннәрендә рус субтитрлары белән болгар киноларын күрсәтәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot