news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Хәзинә” галереясендә сугышка багышланган экспозиция ачыла

Бүген “Хәзинә” милли галереясендә “Россия һәм Татарстан рәссамнары Бөек Ватан сугышы турында” дип исемләнгән күргәзмә ачыла

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Бүген “Хәзинә” милли галереясендә “Россия һәм Татарстан рәссамнары Бөек Ватан сугышы турында” дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
Бөек Ватан сугышыннан соң Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда сугыш чорында һәм тынычлык елларында Бөек Ватан сугышы темасына иҗат ителгән рәсемнәрнең зур коллекциясе тупланган. Әлеге коллекциядә Россия һәм Татарстан рәссамнарының 350гә якын матур сәнгать, графика, сынлы сәнгать әсәрләре җыелган. Шундый зур экспозиция республикабызда беренче тапкыр тәкъдим ителә, дип хәбәр иттеләр “Хәзинә” галереясенең матбугат хезмәтеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot