Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Хәзинә» галереясенә март аенда бушлай килергә мөмкин
Галереядә Бакый Урманче, Харис Якуповның хезмәтләре тәкъдим ителә, шулай ук берничә күргәзмә уза.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 31 мартка кадәр казанлылар һәм шәһәр кунаклары Казан Кремле территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә бушлай була алалар.
Галереядә Бакый Урманче һәм Харис Якуповның эшләре тәкъдим ителә, рәссам София Кузьминых, Вәкил Шәйхетдиновның 70 еллыгына, шулай ук Владимир Нестеренконың «Художественный анархизм» дип аталган декоратив-гамәли сәнгатькә караган берничә күргәзмә эшли, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
3 мартта Абрек Абзгильдинның 85 еллыгына багышланган тагын бер күргәзмә ачылачак.
Галерея сишәмбедән якшәмбегә кадәр 10:00дән 18:00гә кадәр эшли, пәнҗешәмбе — 11:00 дән 20:00 гә кадәр, дүшәмбе — ял көне.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз