news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Хәзинә” галереясе “Ике гений: Рудольф Нуриев һәм Михаил Барышников” күргәзмәсенә чакыра

Мәскәү рәссамы Александр Чаловский күргәзмәсе 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

“Хәзинә” галереясе “Ике гений: Рудольф Нуриев һәм Михаил Барышников” күргәзмәсенә чакыра
Рамиль Гали

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). “Хәзинә” милли галереясендә Мәскәү рәссамы Александр Чаловскийның “Ике гений: Рудольф Нуриев һәм Михаил Барышников” күргәзмәсе ачылган. Оста 50дән артык эшен күләмле яссылыкта - коллаж, аппликация һәм рәсем сәнгатен берләштереп, үзенчәлекле техникада башкарган.

“Күргәзмәдә, бары бер генә эшне санамаганда, барлык картиналарда биючеләрнең үзләре кебек үк, бию, хәрәкәт сурәтләнгән”, - дип фикерләрен җиткергән “Третьяковская галерея” журналы мөхәррирдәше Натэлла Войскунская.

Галерея залларының берсендә танылган француз рәссамы-аниматигы Пьр-Эммануэль Шатильеның кыскаметражлы фильмы күрсәтелә. Картина Рудольф Нуриевның иҗат тормышын бөтенләй үзгәрткән символик вакыйгага – “көнбатышка сикерү”гә багышланган.

“Күргәзмәдә Нуриевның бунтарь холкы яхшы бирелгән. Нуриев үзе классик стильдә тәрбияләнгән булса да, көчле рухы белән пластик чикләрне өзеп, югарыга күтәрелүен рәссам уңышлы күрсәтә алган”, - дип билгеләп үткән Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее киңәшчесе, сәнгать өлкәсе докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.

Күргәзмә "Хәзинә" милли галереясендә 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 29 апрельдә, Халыкара бию көне билгеләп үтелә.  
 

news_right_1
news_right_2
news_bot