news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәзинә»дә төрек фотографының «Татарстан: өндәге төш кебек» дигән күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә Татарстан Президенты ярдәмендә «Белем» фонды һәм Төркия Республикасының Адана шәһәре мэриясе тарафыннан әзерләнгән.

«Хәзинә»дә төрек фотографының «Татарстан: өндәге төш кебек» дигән күргәзмәсе ачыла
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее казанлылар һәм башкала кунакларын 25 апрельдә төрек фотографы Лютфи Кюпелинең «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә ачылачак «Татарстан: өндәге төш кебек» дигән күргәзмәсенә чакыра. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Күргәзмә Татарстан Президенты ярдәмендә «Белем» фонды һәм Төркия Республикасының Адана шәһәре мэриясе тарафыннан әзерләнгән. Ул Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур эшләр башкарган дипломат Андрей Карловның якты истәлегенә багышлана. Аның ярдәмендә Төркия һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади багланышларда югары күрсәткечләргә ирешелде.

«Фотографлар өчен төрле мәдәниятләр белән танышу – вакыт буйлап сәяхәт иткән кебек. Татарстан, аның башкаласы Казан күренешләрен фотога төшерәм. Казанда яшәгән кешеләр әлеге фотоларда сурәтләнгән әйберләр хакында яхшырак белә, әлбәттә. Минем теләгем шул: алар Татарстан, Казанны башкача – Төркия кешесе күзлегеннән - ачсыннар иде», - ди Лютфи Кюпели.

Күргәзмәдә Татарстан һәм Казанның гына түгел, Төркиянең көньягында урнашкан борынгы Адана шәһәренең дә архитектура һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары сурәтләнгән фотолар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 15 майга кадәр дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100