news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Хәзинә”дә – Килдебәковлар күргәзмәсе

Бүген Казанның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Рөстәм һәм Мария Килдебәковларның иҗаты күргәзмәсе ачыла

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Рөстәм һәм Мария Килдебәковларның иҗаты күргәзмәсе ачыла.
“Хәзинә” милли галереясенең матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, Рөстәм Килдебәков – ТР халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, графика, монументаль сәнгать остасы. Ул 1934 елда Казанда туа. Казандагы сәнгать училищесын, Львов гамәли һәм декоратив сәнгать институтын тәмамлый. Аның XX гасырның 70 елларында эшләнгән иҗади хезмәтләре Татарстанның монументаль-декоратив сәнгатенең асыл үрнәге булып тора. Рәссам үз иҗатында халкыбызның рухи традицияләренә, Тукай образларына, аның шигырьләренә, тарихыбызның афәтле чорларына мөрәҗәгать итә.
Тормыш иптәше Мария ханым – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, декоратив-гамәли сәнгать остасы. Булачак рәссам 1932 елда Одесса каласында туа. Львов гамәли һәм декоратив сәнгать институтын тәмамлый. 1974 елдан ТР Сәнгать фондында декоратив-гамәли сәнгать секциясе һәм гобеленның иҗади остаханәсе җитәкчесе булып тора. Ире ясаган картиналарында аның иҗаты да чагылыш таба.
Күргәзмәдә рәссамнарның 1961-2008 елларда иҗат иткән хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100