news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзерге вакытта республикада пассажир транспорты уртача 75 процентка тузган

Универсиадага кадәр Казан өчен 1 мең автобус сатып алуга ихтыяҗ бар, ләкин кадрлар мәсьәләсе хәл ителмәгән, чөнки хәзер үк тә яхшы кадрларга кытлык сизелә

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Универсиада булачак 2013 елга кадәр, ягъни якын киләчәктә Казан урамнарындагы юл челтәрен җәелдерү, рәткә китерү буенча кабул ителгән программаны гамәлгә ашыру барышында 65 чакрым машина юлы салына һәм булганы реконструкцияләнә, 15 транспорт юлы һәм аергычлары төзелә, җәяүлеләр өчен 16 юл кичүе корыла дип күзаллана. Болар өчен барлыгы 38,22 млрд. сум акча тотылачак. Быел март уртасында уздырылачак Универсиада әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Игорь Шуваловка шушы сумманы федераль бюджеттан алуга заявка әзерләп биреләчәк.

 Шул хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында 2013 елда Казан Универсиадасына әзерлек чорында шәһәр транспорты инфраструктурасын җәелдерү мәсьәләләре буенча барган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Илдар Ситдыйков белдерде. Универсиадага киләчәк кунакларга транспорт хезмәте күрсәтү 4  төп юнәлешне күздә тотып оештырыла, дип искәртте ул. Аерым алганда, алар түбәндәгечә:
 Теннис академиясе, гимнастика, волейбол үзәге, ишү буенча спорт төрләре һәм чирәмдәге хоккей, Универсиада авылын кертеп, кунаклар һәм спортчылар яшәячәк зона;
«Баскет-холл» Спорт сарае, җиңел атлетика манежы булган Үзәк стадион, Спорт сараеннан торган үзәк зона;
төп футбол стадионы, «Татнефть-Арена» Спорт сарае, кара-каршы кул белән көрәш төрләре сарае, Су спорты төрләре сарае, Казан дәүләт техник университетының спорт комплексы да кергән Казансу яры зонасы;
«Рубин», «Тасма» стадионнары, Чуйков, Бондаренко, Кошевой, Горький шоссесы, Химиклар урамнарындагы спорт комплексларын да кертеп елга аръягы зонасы.

Шуларга өстәп, Казандагы транспорт капкаларын – автовокзаллар челтәрен киңәйтү ниятләнә, аларның заманчалары, уңайлылык һәм хезмәт күрсәтү сыйфатына карата куелган таләпләргә туры килгәне Горький шоссесы, Себер тракты, Аграр урамнарында да барлыкка киләчәк, дип шәрехләде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов. Шул рәвешле, яңа автовокзаллар өстәмә шәһәрара һәм халыкара маршрутлар ачарга мөмкинлек бирәчәк һәм шуларны төзүгә 450 млн. сум акча тотылачак.

«Хәзерге вакытта республикада пассажир транспорты уртача 75 процентка тузган. Министрлык тарафыннан транспорт хезмәте күрсәтү концепциясе проекты әзерләнде һәм ул автобус, трамвай, троллейбус ише  авто һәм электр транспортларына кагыла. Лизинг схемаларын кулланып, мәсьәләне хәл итү күздә тотыла», - дип белдерде А.Галиәхмәтов.

Брифингта әйтелгәнчә, Универсиадага кадәр Казан өчен 1 мең автобус сатып алуга ихтыяҗ бар, ләкин кадрлар мәсьәләсе хәл ителмәгән, чөнки хәзер үк тә яхшы кадрларга кытлык сизелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100