news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзерге вакытта ихтыяҗ зур булган телләр билгеле булды

30 сентябрьдә халыкара тәрҗемәчеләр көне билгеләп үтелә.

(Казан, 30 сентябрь, "татар-информ"). Озак вакытлар Эдуард Шеварднадзе һәм Михаил Горбачев белән эшләгән танылган тәрҗемәче Павел Палаженко бүгенге көндә тәрҗемә өчен ихтыяҗ зур булган телләрне атады. Бу хакта РИА Новости яза.

  • 30 сентябрьдә халыкара тәрҗемәчеләр көне билгеләп үтелә.

Тәрҗемәче хәзерге вакытта тәрҗемә өлкәсендә ихтыяҗ зур булган телләр арасында беренче урында инглиз теле торуын әйткән. “Инде берничә дистә ел глобаль аралашу чарасы ролен инглиз теле уйный”, - диде ул.

Аны барлык илләрнең дә гражданнары өйрәнә. Бу телдә инглиз телле булмаган илләрдә дә бик күп күләмдә текстлар языла. Бу, әлбәттә, ихтыяҗ иң зур булган тел. Соңыннан БМОга керүче илләрнең телләре китә – француз, испан, кытай, гарәп. Тагын немец, португал, япон телләре дә бар”, - диде ул. “Бу телләрнең барысын бергә алганда, аларга бик зур өлеш туры килә”, - дип өстәде тәрҗемәче.

“Ләкин, миңа калса кайбер башка телләрнең дә роле арта. Мәсәлән, төрек, корея телләре. Ә бу телләр буенча югары класслы белгечләр күп түгел”, - диде Павел Палаженко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100