news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзерге вакытта “Чимги-тора”ның урынын күрсәтү буенча сорау бар – Дамир Исхаков

Төмәндә “Чимги-тора” һәм “Искер” археология һәйкәлләренең киләчәге турында фикер алыштылар.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Төмәндә, 22-23 сентябрь көннәрендә, “Чимги-тора” һәм “Искер” археология һәйкәлләренең киләчәге турында “Төмән өлкәсенең татар һәм себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы” фәнни-гамәли конференциясендә фикер алышканнар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Төмән өлкәсенең Татар конгрессы әгъзасы Сафия Хәйруллина хәбәр итте.

Себернең урта гасырлар тарихы һәм археология һәйкәлләре фәнни өлкәдә күптәннән кызыксыну уята. Бу конференциягә дә Себер, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән галимнәр җыелган.

Форум себер татарларының милли мирасын саклауга багышланган булса да, һәрбер чыгышта археологиягә басым ясалган. Себер татарларының төп археология һәйкәлләре, “Чимги-тора” һәм “Искер” дәүләт карамагында булуга карамастан, ярдәмгә мохтаҗ. Хәзерге вакытта “Чимги-тора” урынында йортлар, ә “Искер”не Иртыш елгасы юа башлаган.

Археология һәйкәлләрен туристларны җәлеп итү ягыннан да зур роль уйный. Тарихчы Дамир Исхаков киләчәктә бу һәйкәлләрнең булганын да белеп булмаячак дип саный, шуңа аларны археологик материаллар ярдәмендә дөньяга танытырга кирәк, ди ул.

“Чимги-тора” кебек мөһим һәйкәл, үз вакытында җитди өйрәнелсә дә, шәһәр астында калу сәбәпле, археологик материаллар ярдәмендә тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәде. Алга таба туристларга күрсәтелерлек әйбер калмаячак. Хәзерге вакытта ничек итеп мондый һәйкәлнең булуын һәм аның урынын күрсәтергә дигән сорау туа”, - ди Дамир Исхаков.

Борынгы себер-татар мәркәзе булуына таянып, галимнәр хәзерге Төмәндәге шәһәр тормышы XIV гасырдан бирле килүен исбат итә алган. Федераль археология һәйкәлен өйрәнүдә төп өлешне археолог Наталья Матвеева кертә. 2011 елда ул бер төркем археологлар белән казу эшләрен алып бара. Галимнәр себер татарларына хас унлап  корылма таба.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100