news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзерге шагыйрьләрдән соң яңа буын да килсен иде - Гүзәл Сәгыйтова

“Безнең буыннан соң иҗатчылар чылбыры өзелмәсен иде”, - ди "Калеб" яңа буын җыенының җитәкчесе.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 6 октябрь көнне ТР Язучылар берлегендә "Калеб" яңа буын шагыйрьләре "Әллүки" иҗат берләшмәсе белән очрашты. Очрашуның максаты – өченче "Яңа дулкын" иҗади кичәсен үткәрүгә беренче адымнар ясау.

“Яшь буын шагыйрьләренә чират җитте”

"КАЛЕБ" иҗади төркеме 2013 елда, аның хәзерге җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова тәкъдиме белән оеша. “КАЛЕБ” яңа буын җыены оештыру теләге мин консерваториядә укыта башлагач туды. Биредә мин яшь композиторларны күрдем һәм алар белән очрашуга шагыйрьләрне чакыра башладым. Тора-бара безнең дикуссияләр шул елның март аенда түгәрәк өстәлгә чыгарылды. Шунда без бөтен проблема дәүләткә генә барып тоташмаган, күбесе үзебездән дә тора дигән фикергә килдек. Кайчандыр үз көчләребезгә генә ышанып башланган “КАЛЕБ” эшчәнлеге хәзер “Үзгәреш җиле” кебек зур акчалар түгелгән проектларга кадәр барып җитте”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Хәзерге көндә иҗади төркем вәкилләрен яшь буын шагыйрьләренең торышы борчый.  “Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов һ.б. буыны бик актив күренә. Үз заманында "Яңа дулкын" иҗади кичәсендә алар да сәхнәгә беренче тапкыр чыкканнар. Шушы буыннан соң чылбыр өзелмәсен иде. “Әллүки” дән соң яшь иҗатчыларның язмышы ничек була: кая баралар, кем булалар. Безне шул борчый”, - дип башлады ул сүзен.

"Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсе 1944 елда Казан дәүләт университетының Татар филологиясе бүлегендә студентлар түгәрәге итеп оештырыла. Хәзерге көндә танылган бик күп кенә күренекле татар язучылары, шагыйрьләре һәм хәзерге көн "Яңа дулкын" яшь иҗатчылары шушы түгәрәккә йөргәннәр. "КАЛЕБ" иҗади төркеме "Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халисә Ширмән һәм яшь буын шагыйрьләре белән берлектә быел өченче "Яңа дулкын" иҗади кичәсен үткәрүгә әзерлек башлауны игълан итте. Аны үткәрү агымдагы елның 17 ноябрендә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында планлаштырылган. 

Иң беренче "Яңа дулкын" иҗади кичәсе Язучылар Союзы һәм Г. Камал театры вәкилләре тәкъдиме белән бик гади форматта үткән. Беренче "Яңа дулкын"да катнашучы Йолдыз Миңнуллина яшь иҗатчыларны кичәнең беренче адымнары белән таныштыруны кирәк дип тапты. “Без үзебез “Әллүки” гә йөргән вакытта Язучылар Союзы һәм Г. Камал театры безне тотып алып, шундый чарада катнашырга тәкъдим итте.  Алар безне җыеп, шигырьләребезне тикшереп, аларны укырга өйрәтеп, сәхнәгә чыгардылар. Беренчесе иҗади кичә бик гади форматта һәрберебезне таныштырган роликлар төшереүдән һәм без укыган шигырьләрдән генә торды. Илгиз Зәйниев эшләгән вакыттагы икенче варианты бераз сәхнәләштерелде, аның видеоязмасы да сакланып калды.”, - дип аңлатты шагыйрә Йолдыз Миңнуллина.

"Яңа дулкын" ның төп максаты яшь буын иҗатчыларын беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгару, аларга киләчәктә кирәкле үзбилгеләнешләренә юнәлеш бирү һәм хәзерге "Яңа дулкын" әдипләренә алмаш әзерләү. 

Очрашу чараның режиссеры Олег Киньзягулов тарафыннан яшь буын шагыйрьләренең иҗат җимешләрен барлаудан башланды. “Әллүки” гә йөрүче яшь шагыйрьләр шигырьләрен укыды, произаиклар, журналистлар, берләшмәнең активистлары чарада ярдәм күрсәтүгә зур теләк белдерде. “Дөресен генә әйткәндә, без бер буынны бөтәнләй ычкындырдык. Аларны да шушында кертеп җибәрергә кирәк. Килгәннәрегез арасында мәкаләләр язучылар барлыгы да куандыра, чөнки сез шулай безнең татар әдәби тәнкыйтен дә үстереп җибәрә алыр идегез”, - диде Йолдыз Миңнуллина.

Гүзәл Сәгыйтова быелгы “Яңа дулкынга” га яшь композиторларны да кертеп җибәрергә теләге барлырыгын әйтте. “Иҗат – ул бер казан һәм без шунда бергә кайныйбыз, чөнки аралашканда гына яңа идеяләр, яңа проектлар туа”, - диде ул.

“Яшь буын иҗатчылары арасында яшь композиторлар калкып чыкты”

“Яңа дулкын” иҗади кичәсе эзлекле, ел саен яисә берничә елга бер оештырыла алмый, чөнки иҗатчыларның булуы кирәк. Композитор санаулы товар дигән кебек, талантлы шагыйрь дә көн дә тумый. Кызлар бер буынны югалттык диделәр, әмма мин алар белән ризалашмыйм. Алар югалмаган, чөнки алар яңа гына иҗатка кереп китеп бара. Кеше югары уку йортында укыганда “Әллүки” гә йөргән дә, укып бетергәннән соң алар таралып беткәннәр дигән сүз түгел. Ул хәзер бер буын оеша икән, без шул буынны дөньяга чыгарабыз дигән сүз”, - диде ул.

“КАЛЕБ” кичәләре даими үткәрелеп тора. Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, әгәр язылган шигырьләр сыйфатлы, саллы була икән, иҗатчылар белән һәрвакыт элемтә саклана. Кичәдә катнашу – ул чыгыш ясау дигән сүз генә түгел, ә шушы казанда кайнау дигән сүз, ди ул.

Өченче “Яңа дулкын”ның әлегә концепциясе эшләнмәгән. Ул тәкъдим ителгән шигырьләрнең эчтәлегенә бәйле булачак. “КАЛЕБ” бөтен иҗат профессияларын берләшетерә. Быелгы “Яңа дулкын”да режиссерлар, композиторлар, шагыйрьләр белән берләшеп чыгыш ясыячаклар.

Гүзәл Сәгыйтова яңа буын иҗатчылары бик талантлы һәм аларның киләчәге бар дип уйлый. “Мин консерваториядә эшлим бик лаеклы композиторлар буыны барлыкка килүен күрәм. Элек шагыйрьләр һәрвакыт “бум” булып килә иде, ә хәзер, миңа калса, шул күренеш композиторларда күзәтелә. Бездән соң килүчеләргә без ярдәм кулы сузарга тиеш”, - ди ул.

“Калеб” оешканда буш эстрадага җитди җавап буларак оешкан булган, әмма кичәләрдә AZAT Sound System кебек авангард музыка вәкилләре белән дә очрашулар булгалый. “Бөтендөнья татар яшьләре форумы алар белән күбрәк эшли, чөнки без классик музыкага күбрәк кайтырга телибез. Классик академик музыканы да массага кайтару, аны шигърият белән бәйләү – безнең төп максатыбыз”, - ди Гүзәл Сәгыйтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100