news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзер яшьләр гонорарга түгел, лайкка да язалар – Әнвәр Маликов

Иҗатчы студентларга Саҗидә Сөләйманова премиясе тапшырылды.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Әлмәттә ун яшь иҗатчыга Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендия тапшырылды. Стипендиатларны Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов котлады.

Ул үз чыгышында Саҗидә Сөләйманованың шактый соң яза һәм матбугатта басыла башлавын әйтеп, бүгенге яшь иҗатчыларга нәкъ үз вакытында игътибар булуын билгеләде. Әнвәр Маликов бүгенге яшьләр белән аралашып, аларның гонорарга гына түгел, ә иҗатларын социаль челтәрләргә элеп, лайклар хакына иҗат итүләрен әйтте.

Әнвәр Маликов Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия сертификатларын Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентлары Зилә Сабитова, Алсу Салахова, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм сәнгать институты студентлары Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Казан (Идел буе) федераль университеты фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Николай Ефимов, Татарстан Республикасының нефть төбәге уку йортлары студентлары Рәзилә Исхакова (Азнакай районы), Илүзә Латыйпова (Мамадыш районы), Зилия Гулова (Лениногорск районы), Нурзилә Хәлилова (Чистай районы) һәм Денис Шишкинга (Оренбург өлкәсе) тапшырды.

Мәгълүмат өчен: Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда гамәлгә куелды. Хәзер стипендиянең айлык күлме 2 мең сум. Ул бер ел дәвамында түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100