news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзер укытучыларга "яшьләрнең уй-фикерләре хакиме" булу бик тә кыен - Владимир Путин

Кичә Пензада "Ил хакына сыйфатлы белем" Гомумроссия халык фронты форумының пленар утырышы узды

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Мәктәп белем генә түгел, ә тәрбия дә бирергә тиеш, дип билгеләп үтте кичә Россия Президенты Владимир Путин "Ил хакына сыйфатлы белем" Гомумроссия халык фронты форумының пленар утырышын ачканда. Ул Пензада М.Ю.Лермонтов исемендәге өлкә китапханәсендә узды.

РФ Президенты билгеләп узганча, соңгы елларда Россиядә мәгариф инфраструктурасы яхшырды, күп кенә мәктәпләр ремонтланды, спорт мәйданчыклары төзелде, заманча компьютер сыйныфлары пәйда булды.

"Укытучыларның социаль статусы һәм хезмәт хаклары күтәрелде. Беләм, бу юнәлештә тагын ниләр эшләргә кирәклеге буенча тәкъдимнәр булыр. Алга таба да бу мәсьәләгә җитди игътибар бирәчәкбез дип ышандырасым килә", - дип өстәде В. Путин.

"Мәктәп белем генә бирергә тиеш түгел, урта мәктәптә укыту - иң беренче чиратта, тәрбия булуны да онытмаска кирәк. Гуманист, академик Дмитрий Лихачев шулай дигән, аның сүзләренчә, Россиядә укытучылар һәрчак "яшьләрнең уй-фикерләре хакиме" булган", - дип белдерде РФ Президенты.

Ил башлыгы фикеренчә, хәзер укытучылар өчен җиңел чор түгел. "Мәгълүмат агымы шундый ки, "яшьләрнең уй-фикерләре хакиме" функциясен үтәү авыр. Бу күренешләргә тәңгәл булу өчен белем, сәләт, камилләшү теләге кирәк", - дип саный В. Путин.

Фотосурәт onf.ru сайтыннан алынды.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100