news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзер ТРда бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме - 14,5 мең сумга якын

Агымдагы елда ана капиталы 453 мең 26 сум була

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан башлап, федераль һәм республика законнары тарафыннан расланган социаль түләү күләмнәре үзгәрде. Аерым алганда, бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 14 мең 497,8 сум тәшкил итә, 2014 елда ул 13 мең 741,99 сум иде. Бүген бу хакта "ТРда социаль сәясәт: 2015 елның 1 гыйнварыннан төп үзгәрешләр" темасына багышланган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, эшләмәүче ата-аналар өчен яшь ярымга кадәр бала караган өчен айлык пособие күләме дә арта. Әйтик, беренче баланы караган өчен пособие 2 мең 718,35 сум була (2014 елда - 2 мең 576,63 сум), икенче һәм аннан соңгы баланы караган өчен - 5 мең 436,67 сум (2014 елда - 5 мең 153,67 сум). Шушы елдан башлап балага ай саен бирелә торган пособие 262 сум күләмендә түләнә башлый, ялгыз ана үстергән бала өчен - 696 сум; ата-анасы алимент түләүдән качкан балага - 393 сум.

Быелдан ана капиталының күләме 453 мең 26 сумга җиткән. Җитәрлек күләмдә тәэмин ителмәгән пенсионерларга булышу өчен гражданнарга бушлай хезмәтләр күрсәтелә торган табышның чик күләме 1 гыйнвардан пенсионерның бер яшәү минимумыннан бер ярымга кадәр арттырылган, бу бушлай нигездә социаль хезмәтләр алучыларның саны артуга китергән.

Элегрәк табышлары 6 мең 420 сумнан кимрәк булган пенсионерлар бушлай хезмәтләрдән файдаланган булса, хәзер керемнәре 8 мең 563 сумнан түбән пенсионерлар бушлай социаль хезмәтләр алачак. Шул рәвешле, Татарстанның кайбер районнарында бушлай социаль хезмәтләрдән файдаланучы пенсионерлар саны 10-30 процентка күбәйгән.

1 гыйнвардан хезмәт ветераннары һәм пенсионерларга ай саен бирелүче түләү күләме 399 сум тәшкил итә (2014 елда - 380 сум), тыл хезмәткәрләренә - 595 сум (2014 елда - 566 сум).

Шулай ук җирләү өчен бирелә торган социаль пособие дә индексацияләнгән. Узган ел ул 5 мең 2 сум тәшкил иткән булса, быел  - 5 мең 277 сум.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100