news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзер "Татнефть" табышының өчтән берен нефть продуктлары сатудан ала

Компания табышында эшкәртелмәгән нефть өлеше яртылаш кимегән

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). «Татнефть» ААҖ 2014 елның гыйнвар-сентябрь айларында нефть сатудан 158 миллиард сум табыш алган, бу, узган елгы белән чагыштырганда, 2,76 процентка күбрәк.

Компаниянең гомуми табыш күләмендә эшкәртелмәгән нефть өлеше 2013 елның тугыз аендагы 57,6 процент урынына 50,9 процент тәшкил иткән. Бер үк вакытта "Татнефть"нең нефть продуктлары сатудан табышы 33 процентка - 108 миллиард 562 миллион сумга кадәр арткан, гомуми табыштагы өлеше 30,5 проценттан 35кә кадәр күбәйгән. 

Искәртеп узабыз: агымдагы елның язында "Татнефть" ААҖнең "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводы "Евро-5" дизель ягулыгын җитештерә башлады.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100