news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзер Мәскәү-Владивосток маршруты буйлап виртуаль поезд да йөри

Юлга маршруттагы теләсә кайсы шәһәрдән яки станциядән кузгалырга мөмкин

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Ауропа белән Азия кыйтгаларын тоташтыручы, Россиянең 12 төбәге һәм 87 шәһәре аша узучы Транссебер магистрале буйлап хәзер вокзалга барып, поездга утырмый гына сәяхәт итеп була. “Россия тимер юллары” белән Google сәяхәтчеләр өчен “Мәскәү-Владивосток” дигән уртак виртуаль проект эшләгән. Ул кызыксынучыларны өйдән, офистан әлеге мәшһүр маршрут буйлап сәфәргә алып чыга. Интернетка кереп, виртуаль поездда сәфәргә кузгалучылар юлда Байкал күле, Баргузин таулары, Енисей кебек илнең гүзәл табигый манзараларын күзәтәчәк. Виртуаль сәяхәт вакытында пассажирларга юлны кыскартуда рус әдәбияты классикасы, матур фоторәсемнәр, маршруттагы иң кызыклы истәлекле урыннар турындагы мавыктыргыч хикәяләр ярдәмгә киләчәк. Юлга маршруттагы теләсә кайсы шәһәрдән яки станциядән кузгалырга мөмкин. Моның өчен картада күрсәткечне маршрутның кирәкле участогына күчерү җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100