news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзер Ислам югары уку йортлары дәүләт үрнәгендәге дипломнар бирә - Равил Гайнетдин

Равил Гайнетдин укыту системасының үсешен иң мөһим казанышларның берсе дип саный.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Россия Мөфтиләр шурасы, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Шәех Равил Гайнетдин фикеренчә, озакламый ислам тәгълиматы буенча диссертацияләр яклау өчен дә шартлар булачак. Бу хакта ул 26 сентябрь көнне узган Россия мөфтиләр Шурасы утырышында сөйләгән.

Үзенең чыгышында Равил Гайнетдин укыту системасының үсешен һәм бу юнәлештәге гамәлләрне иң мөһим казанышларның берсе булуын әйтеп үтте. “Бүген, мәдрәсә, ислам колледж һәм институтларын сафка бастыргач, без Болгар ислам академиясе проектын тормышка ашырырга керештек.

Хәзер Ислам югары уку йортлары дәүләт үрнәгендәге дипломнар бирә, ә аларны тәмамлаучылар Россиянең алдынгы югары уку йортларында магистратура һәм аспирантурада укуларын дәвам итә. Без әлеге уку йортлары белән ислам тарихы һәм мәдәнияте буенча тирән белемле белгечләр әзерләү программасы кысаларында хәзмәттәшлек итәбез. Моның өчен Россия хөкүмәтенә һәм хезмәттәш уку йортларына зур рәхмәтемне белдерәм. Инде тиздән ислам тәгълиматы буенча диссертацияләр яклау өчен шартлар булыр дип уйлыйм.

Чит ил һәм Россия уку йортларында ислам белгечләрен әзерләү, өммәт тормышына дөньяви фәннәр өлкәсендәге югары дәрәҗәдәге белгечләрне җәлеп итү табигый рәвештә Россиядә мөселман интеллектуаль тормышын торгызырга ярдәм итте. Бу китап бастыру эшчәнлеге киңәюендә, хәзерге шартлар өчен чагыштырмача тиражлы вакытлы матбугат булу, иҗади һәм тарихи күргәзмәләр, бәйге һәм фестивальләр оештыруда чагыла,” – ди Россия Мөфтиләр шурасы рәисе.

Равил Гайнетдин законсыз рәвештә дини әдәбиятны тыю мәсьәләсенә дә тукталып үтте. “Озак вакытлар бу юнәлештә сөйләшүләр алып баргач, безне, ниһаять, ишеттеләр. Президент Россия өчен традицион булган диннәрнең изге китаплары экстремистик була алмый дигән законга кул куйды. Хәзер дини текстлар буенча карар чыгаруга судьялар күпкә җаваплырак карый башлады,” – ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100