news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзер эстрада кәсепкә әйләнде – Зифа Нагаева

Матди ягың булмаса, капка төбеннән ерак китә алмыйсың, ди танылган җырлар авторы Зифа Нагаева.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Эстрада хәзер кәсепкә корылган, ди Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр җырлар авторы Зифа Нагаева. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Уфаның “Туган тел” каналының Казанда узган концерт-презентациясе вакытында әйтте.

“Бик каты итеп әйтсәм, кыерсытырмын. Радиода җырларым яңгырап тора, “Болгар” радиосында да, “Татар радиосы”нда да үз җырларымны ишетәм. “Барс-Медиа” ширкәте белән дә күп эшләдем, әле дә хезмәттәшлек дәвам итә. Ә радио-телевидениягә шәхсән үз тавышым белән керү өчен, әлбәттә, акча мәсьәләсе беренче урында. Хәзерге заманда бар нәрсә кәсепкә әйләнеп калды бит. Элек җан өчен, йөрәк өчен җырлаган җырчыларга, нинди генә матур тавышлы булса да, кая да булса күренү, үтеп керү өчен матди як кирәк. Матди ягың булмаса, капка төбеннән ерак китә алмыйсың.

Минем җырларым бик күп. Аларны җырчылар эстрадага тиз арада алып керә. Шуңа мин үзем сирәк-мирәк кенә күренсәм дә, канәгатьлек кичерәм. Ерактагы кояш яктырак җылыта диләр бит. Үпкәләмим. Эчне тырнап куя, әлбәттә. Яшем дә бара бит, ләкин заманына күрә – җырлары, җырларына күрә - заманы. Менә шундый вакытка җиттек”, – диде Зифа Нагаева.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Уфаның “Туган тел” каналы беренче концерт-презентациясен үткәрде. Хәзер әлеге телеканалны Татарстанда да карап булачак. Ул һәр спутник операторы һәм хезмәт күрсәтү пакетында эшли.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100