Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәзер чүплекләр тәртипкә китерелә, лицензиясез эшләүчеләр юк – табигатьне саклау прокуроры
“Чүплекләр бәла булды, әле якын киләчәктә шулай булып калачак та”, - ди ул.
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәзер Татарстанда чүплекләрнең күбесе тәртипкә китерелде, лицензиясез эшләүчеләр юк. Татарстанның районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.
“Чүплекләр бәла булды, якын киләчәктә әле шулай булып калачак та. Вазгыятьнең яхшыруы әлегә күренми. Төбәк операторларына берникадәр өмет бар, бәлки, алар алга таба чүплекләр барлыкка килүгә чик куяр. Хәзерге вакытта 800 санкцияләнмәгән чүплек исәпләнә. Бу совет чорыннан ук барлыкка килгән чүплекләр. Кайбер авыллардан чүп чыгару эше оештырылмаганга, алар әле һаман бар. Алга таба барлык торак пунктлардан чүп чыгару күздә тотыла. Бу система оештырылгач, без шул чүплекләрне әкренләп юк итәрбез дип уйларга була”, - ди прокурор.
Аның фикеренчә, безгә әле тәрбия белән дә шөгыльләнү кирәк. “Күреп торасыз, кар эрүгә, барысы да чыга. Умырзая түгел, чүп белән тулган җирләрне күрәбез. Бу, беренче чиратта, тәрбиядән килә. Бу сорауга контроль органнары күбрәк игътибар бирә башлагач, вазгыять берникадәр уңай якка үзгәрә башлады. Без инде хәзер тау кадәр чүплекләрне күрмибез. Карьерлар барлыка килүдән туктауга, санкцияләнмәгән чүплекләр дә кимеде. Полигоннарның күбесе тәртипкә китерелде. Элек полигоннарның януы гадәти әйбер кебек кабул ителә иде. Бу юнәлештә эш алып барыла, хәзер лицензиясез эшләүче бер полигон да юк. Әле 5 ел элек кенә лицензиясе булмаган өчен һәр икенчесен административ җаваплылыка тартып була иде. Лицензия булуы – предприятиенең техникасы, өйрәтелгән персоналы булуы, проект документациясе булу күрсәткече. Теге яки бу районда эшләүче полигон булса, администрация чүп чыгарса, чүплекләр барлыкка килмәячәк. Бу барлык торак пунтларда диярлек оештырылган, вак авыллар гына калды”, - дип белдерде Илсур Гыйльметдинов.
Прокурор Самосырово чүплеген юкка чыгару дөрес карар булуын билгеләп узды. “Элек ул шәһәр кырыендарак булса, шәһәр үсү нәтиҗәсендә, ул шәһәр эчендә калды дип әйтергә була. Белгәнегезчә, берничә ел элек ул янып, шәһәрне кап-кара томан томалап алган иде. Аны ябу буенча дөрес карар кабул иттеләр. Хәзер рекультивация эшләре бара. Әгәр шул проект буенча дөрес эшләсәләр, рекультивациядән соң бу чүплектән халыкка бернинди зыян китерелергә тиеш түгел”, - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз