news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәйруллин урынын биләячәк депутатның исеме өстәмә сайлаулар узганнан соң билгеле була

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатның гомере Bell 407 вертолеты Лаеш шәһәре янында Куйбышев сусаклагычы бозына егылып төшү нәтиҗәсендә фаҗигале рәвештә өзелде.

Хәйруллин урынын биләячәк депутатның исеме өстәмә сайлаулар узганнан соң билгеле була
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында Айрат Хәйруллин урынын биләячәк депутатның исеме 2020 елның 13 сентябрендә Түбән Кама бермандатлы округына өстәмә сайлаулар узганнан соң билгеле булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр иттеләр.

«Өстәмә сайлауларны билгеләү тәртибе „РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау турында“ гы федераль закон белән көйләнә. Аның нигезендә, өстәмә сайлауларда тавыш бирү законның 97нче маддәсе 3нче өлешендә каралган сайлауларны билгеләү вакытын исәпкә алып, ягъни вәкаләтләр вакытыннан алда төгәлләнгәннән соң сентябрьнең якындагы икенче якшәмбесендә үткәрелә», — дип искәрттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясендә. 2020 елда сентябрьнең икенче якшәмбесе 13енә туры килә.

Айрат Хәйруллин җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына Түбән Кама бермандатлы округы буенча депутат итеп сайланды. Парламентның түбән палатасында ул Татарстанны дүрт срок рәттән тәкъдим итте.

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатның гомере Bell 407 вертолеты Лаеш шәһәре янында Куйбышев сусаклагычы бозына егылып төшү нәтиҗәсендә фаҗигале рәвештә өзелде. Һава судносының корпусына шактый зыян килде. Вертолетта барлыгы өч кеше булган: исән калган ике кешене хастаханәгә озатканнар, парламентарий исә вертолет кабинасында кысылып калган һәм алган җәрәхәтләрдән һәлак булган.

Әлеге уңайдан Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылды. Вертолет белән идарә итүдә хата җибәрү һәм һава судносының техник төзексезлеге, шулай ук уңайсыз һава шартлары вертолет һәлакәтенең төп сәбәпләре буларак карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100