news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәйрия советы утырышында катнашучылар игелеклелек терминалы аша73 мең 560 сум акча күчерде

Бүген беренче булып сумманы ТР Президенты, совет рәисе Минтимер Шәймиев күчерде

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Узган елның октябрендә Татарстанда “Добрый терминал” республика хәйрия проекты старт алган иде. Ул каты авыручы балаларга ярдәм итү өчен уйланылган. Ярдәм кулы сузарга теләк белдерүче һәркем бу терминалларга акча салып, үзеннән өлеш кертә ала. Акчалар берничә секунд эчендә комиссиясез кабул ителә. Шәхси затлар автоматка керткән бу суммалар “Ак Барс -Созидание” хәйрия фондының “Балага ярдәм ит” дигән махсус счетына күчерелә.
Бүген Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы утырышында Социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, хәзер Татарстанның 37 муниципаль берәмлегендә шундый 516 терминал эшли. Агымдагы ел башыннан бу терминаллар аша 3 меңнән артык хәйрия транкзациясе башкарылган (акча күчерү). Җыелган акчалар Казан, Чаллы шәһәрләре, Алабуга, Түбән Кама, Азнакай, Актаныш муниципаль берәмлекләренә балаларны дәвалауга юнәлдерелгән. “Акциянең беренче уңай нәтиҗәләре татарстанлыларның изге йөрәге һәм вакытында сузган ярдәм кулы алга таба да яшь гомерләрне саклап калырга ярдәм итәр дигән ышаныч бирә”, -ди Татьяна Ларионова.
Бүген Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы утырышы башланыр алдыннан анда катнашучы һәркем холлга куелган игелеклелек терминалына акча салып, республика балаларының гомерен саклап калуга өлеш кертте. Тамчылардан күл җыела, ди халкыбыз. Шул рәвешле, бу вакыт эчендә терминал аша 73 мең 560 сум акча туплануы мәгълүм булды. Татьяна Ларионова алга таба бу проекны тагын да нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен игелеклелек терминаллары һәрбер муниципаль районда булырга тиеш дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100