Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәйрия программаларын гамәлгә ашыручы донор һәм коммерциясез оешмаларның Бөтенроссия конкурсы игълан ителде
Хәйрия программаларын гамәлгә ашыручы донор һәм коммерциясез оешмаларның Бөтенроссия конкурсы игълан ителде
(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Бер ай элек донор һәм коммерциясез оешмаларның 2006 ел өчен еллык хисаплары буенча Бөтенроссия конкурсы игълан ителде. Конкурс РФ Иҗтимагый палатасының Хәйриячелекне үстерү комиссиясе инициативасы һәм Коммерциясез оешмаларны үстерү үзәге (СПб) һәм “Россиядә хәйриячелек” мәгълүмат үзәге белән партнерлыкта оештырылган.
Конкурсның максаты – хәйрия программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларның бурычларын һәм аларның нәтиҗәләрен җәмгыятькә тәкъдим эшчәнлекләренең ачыклыгын күтәрү.
Соңгы елларда уздырылган социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россиядә гражданнарның хәйрия эшчәнлегенең ничек алып барылуы, аның нәтиҗәлелеге турында күзаллау юк. Шул сәбәпле хәйрия программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга ышанмау; күпчелек аңында хәйриячеләр, аларның мотивацияләре һәм максатлары турында тискәре стереотиплар; гражданнарның хәйрия эшчәнлегендә активлыгы түбән булу күзәтелә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тарихи тикшеренүләргә караганда, XX гасыр башында хәйрия оешмалары эшчәнлегенә карата халык ышанычы проблемасы бөтенләй булмаган. Инкыйлабка кадәр эшләгән бер коммерциясез оешманың эшендә җирле матбугатта хәйрия чаралары вакытында җыелган акчалар һәм аларның ничек кулланылуы турында даими рәвештә хисап бастыру гадәти күренеш булган. Хәзерге коммерциясез сектор оешмаларына хисапларын тарату, бәлки, аларның җирле бергәлекләр белән хезмәттәшлек проблемаларын хәл итүдә бер адым булыр иде.
Җәмгыятькә тәкъдим ителгән хисаплар теләсә кайсы оешма эшчәнлегенең ачыклыгын һәм хисап бирергә тиешлеген тәэмин итүдә гади һәм мәгълүм корал санала. Бу коммерциясез оешмаларның клиентларга, хезмәткәрләргә, партнерларга һәм бөтен җәмгыятькә оешманың максатлары, аның стратегик үсеш планнары турында мәгълүмат бирү чарасы буларак еллык хисапларына да карый.
Россиянең эре коммерциясез оешмалары, чит ил фондлары һәм халыкара оешмаларның вәкиллекләре соңгы елларда даими рәвештә үз хисапларын бастыра һәм Интернетта урнаштыра. Еллык хисапларны төзү һәм тарату практикасы бизнес-оешмалар эшчәнлегеннән алынган, алар өчен бу эшлекле аралашуның гадәти төренә әйләнде.
Конкурсны оештыручылар ниятләгәнчә, бер яктан, әлеге вакыйга потенциаль катнашучылар өчен үз эшләре нәтиҗәләрен тәкъдим итү өчен этәргеч булачак, икенче яктан – мохтаҗ якларга хәйрия секторының актуаль социаль мәсьәләләрен хәл итүдә нәтиҗәле булу мөмкинлеген күрсәтәчәк.
Конкурс комитетына бәйгедә катнашмаучы донор һәм коммерциясез оешмаларның җитәкчеләре, хакимият һәм бизнес-ассоциация вәкилләре, PR өлкәсендәге экспертлар һәм журналистлар керәчәк.
Конкурсның йомгаклары 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге һәм татулык көнендә Мәскәүдә чыгарылачак.
Хәйрия программаларын гамәлгә ашыручы донор һәм коммерциясез оешмаларның Бөтенроссия конкурсы турында нигезләмәне һәм хәбәрләшү өчен белешмәне http://www.blago2007.ru/concours сайтында табарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз