news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәйрия фонды оештыручысы: Коронавирус булуга карамастан, игелек кылучы кешеләр артты

«Саф йөрәкләр» фонды штатына авыру балаларга ярдәм итәргә теләүче кешеләр өстәлгән.

Хәйрия фонды оештыручысы: Коронавирус булуга карамастан, игелек кылучы кешеләр артты
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Саф йөрәкләр» фонды оештыручысы Аннетта Шиһапова коронавирус вакытында да хәйрия эшләре кылу тукталып тормады, авыр хәлле гаиләләргә ярдәм ителгәнен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә фондка бер ел тулу уңаеннан уздырылган хәйрия концертында сөйләде.

«Халыкка проектларыбызны танытасыбыз килә. Хәзерге вакытта инвалид балалары булган 180 гаиләгә ярдәм итәбез, балалар йортында профориентация эшчәнлеге алып барабыз. Ул гаиләләрне ашатып торучылары бар иде. Хәзер, кызганыч, алар да эшләрен югалтты. Шуңа да апрельдән башлап без гаиләләргә ашарга алып бардык. Инвалид коляскалары һ.б. шундый кирәк-ярак әйберләрен ташыдык», — ди ул.

Аннетта Шиһапова штатлары ярдәм итәргә теләүче кешеләр белән тулылануын әйтте. «Миңа калса, пандемия вакытында халык кыйммәтләрне яңадан бәяли башлады, үлем белән яшәү арасындагы чикнең бик нечкә икәнлеген аңлады. Тормыш мәшәкате баскач, игелек кылырга да онытабыз. Үзебез бу хәлгә тарыгач, йөрәгебез аша кичерәбез һәм уйга калабыз», — диде ул.

Җырчы Альбина Кармышева коронавирус чоры вакытыннан соң күңел ачу чарасына кешене җыю кыен дигән фикерен белдерде. «Халык онлайн концерттан туйган. Икенче яктан, халык җанлы концертларны нык сагынган. Үз-үзеңне изоляцияләүдән чыгуның иң беренче юлы — концертка килү. Имеш, артистларның хәзер кирәге бетте… Килешмәс идем. Без, артистлар, кешеләрне депрессиядән коткарабыз», — дип сөйләде ул.

Альбина Кармышева «Саф йөрәкләр» хәйрия фонды белән тыгыз хезмәттәшлек итүен һәм артистларны чакыру эшендә булышып торуын әйтте. «Торыр урыны, сәламәт башы, акылы булган бер кешене дә жәлләмим. Миңа бары тик авыру балалар гына кызганыч. Хәйрия чарасында катнашу — чистарыну ул. Кемдер чиркәүгә, мәчеткә бара. Гарип балаларга савап ясагач күңел тынычлана. Изге эшләр эшләргә кызганмаска кирәк», — ди ул.

«Чыннан да, хәзер беркемнең дә тормышы җиңел түгел, ләкин кемдер безгә караганда да ярдәмгә мохтаҗрак. Иң мөһиме — сәламәт булу. „Саф йөрәкләр“ фонды һәрвакыт безне изге эшләрдә булырга ярдәм итә. Балаларыбыз авырганда икеләтә авыр, алар терелсен өчен гомереңне бирергә әзерсең. Без бары бер генә теләктә: һәр бала да сәламәт булсын иде», — диде Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева.

«Саф йөрәкләр» фонды директоры Диләрә Нурмөхәммәтова сүзләренчә, фонд бер ел дәвамында ярдәм күрсәтү өчен ике миллион акча киткән. «Шушы сумманың яртысын азык-төлеккә китте. Сез бу концертны нинди акчаларга оештырдыгыз, дип сораучылар бар. Игелек кылучы кешеләрне Аллаһы Тәгалә бирә. Бердәм команда белән генә зур эшләр башкарып була. Балаларның йөрәкләрендә һәрвакыт елмаю булсын иде», — ди ул.

Танылган җырчы Ләйсән Мәхмүтова тамашачыларның кабул итүен ошаткан. «Аларның тавышларын тыңларга рәхәт. Камерага карап кына концерт бирү сәер дә, күнегелмәгән дә иде. Әмма мин аны кинога төшү кебек дип кабул иттем. Барыбер үз-үзең белән кыланып йөргән шикелле булып чыкты. Авырсаң да, кәефең булмаса да сәхнә сине җанландырып җибәрә, яшисе килә башлый», — дип сөйләде ул.

«Саф йөрәкләр» хәйрия концертын Гөлназ Газизова белән Раил Нуриев алып барды. Халык күпләп килмәсә дә, битлекләр киеп, бер-берсеннән 2 метр ераклыкта торды. Әлеге фонд 1 миллион 300 мең сум акчага авыру балалары булган гаиләләргә ярдәм итәргә планлаштыруын әйтте. Моның өчен теләгән һәр кеше акчасын сәхнә янында урнаштырылган махсус тартмага салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100