news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәйрия фонды белгечләре бушлай Кайбыч районы балаларының сәламәтлеген тикшерде

Әлеге хәйрия акциясен балалардагы үзәк нерв системасы авыруларын вакытында ачыклау максатыннан оештырылды

(Кайбыч, 28 апрель, "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). “Балаларда – көч“ республика хәйрия фонды белгечләре бушлай Кайбыч районы балаларының сәламәтлеген тикшерде, дип яза җирле басма.

Әлеге хәйрия акциясен балалардагы үзәк нерв системасы авыруларын вакытында ачыклау һәм әти-⁠әниләргә бушлай консультация бирү максатында “Татарстан – Яңа гасыр“ республика иҗтимагый хәрәкәте, “Балаларда – көч“ хәйрия фонды оештырды.


 «Үзеңне бәхетле итеп тою башкаларга ярдәм итүдән башлана» девизы астында эшчәнлек алып баручы “Балаларда – көч” хәйрия фонды 2014 елда оешкан. «Ел хәйриячесе – 2017» республика бәйгесендә җиңү яулаган әлеге фонд төрле тернәкләндерү үзәкләрендә сабыйларын дәвалау өчен зур суммаларда акча түли алмаган гаиләләргә ярдәм күрсәтү, кыйммәтле тернәкләндерү чаралары алуда булышлык итү белән шөгыльләнә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар, әти-әниләре өчен бәйрәмнәр, хәйрия акцияләре һәм ярминкәләр дә үткәрәләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100