news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәйрия елы – фотокамера объективы аша

Хәйрия елы – фотокамера объективы аша

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Бүген “Кольцо” сәүдә үзәгендә Татарстанда игълан ителгән Хәйрия елы чараларына багышланган фоторәсемнәр күргәзмәсе эшли башлады.

Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк һәм хәйриянең актуаль проблемалары турында сөйләячәк. Апрель һәм май айларында экспозициянең темасы – “Татарстанның күп балалы гаиләләре” исемле булачак.

Фоторәсемнәр күргәзмәсе Казанның эре сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә урнашачак. Һәр атнада аның урыны үзгәреп торачак. “Кольцо”дан соң әлеге күргәзмәне “Мега” сәүдә үзәгендә (25 апрель -1 май), соңыннан “Бәхетле” сәүдә комплексларында (2 - 8 май) күрергә була.

Әлеге проектны оештыручылар – Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы. Проектның иганәчесе - Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы әгъзасы, казан шәһәр Думасы депутаты Фәрит Мифтахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot