Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәйрия аукционында Мамадыш кешесенең картинасын 10 мең сумга сатканнар
Картинаның авторы – Мамадышта яшәүче физик мөмкинлекләре чикле Шамил Гыйльметдинов.
(Казан, 154 декабрь, «Татар-информ»). Мамадышта Халыкара инвалидлар көненә багышланган хәйрия марафоны узды. Быел 500 мең сумнан артык акча җыелган. Бу турыда «Нократ» газетасы яза.
Пандемия сәбәпле, марафон дистанцион форматта узды. Чараның максаты – физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү өчен акча җыю. Мамадышта ярдәмгә мохтаҗ 4 меңгә якын кеше яши.
Акция районның хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, җитәкчеләр һәм битараф булмаган кешеләр катнашында уза.
Хәйрия марафонында мөмкинлекләре чикле кешеләрнең иҗат эшләре аукционын үткәрәләр. Быел онлайн-марафонда катнашучыларга Шамил Гыйльметдинов картинасын тәкъдим иттеләр. Картина 10 мең сумга сатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз