news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәйдәр Камалетдинов: Хәләл яшәү рәвеше алып бару мөмкинлекләре аз

Казанда «Хәләл — яшәү рәвеше» Бөтенроссия конференциясе башланды.

Хәйдәр Камалетдинов: Хәләл яшәү рәвеше алып бару мөмкинлекләре аз
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Хәләл яшәү рәвеше алып бару мөмкинлекләре аз булу — Татарстанда гына түгел, бөтен дөньядагы зур проблема. Бу турыда «Хәләл — яшәү рәвеше» дип аталган Бөтенроссия конференциясендә Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе вице-президенты Хәйдәр Камалетдинов хәбәр итте.

«Хәләл — ул яшәү рәвеше. Хәләл тормыш алып бару өчен тудырылган мөмкинлекләр аз булу - Татарстанда, Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньядагы проблема», — диде ул.

Аның сүзләренчә, кеше үз йортында һәм иҗтимагый киңлекләрдә Ислам дине кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Хәләл туризм, медицина өлкәләрендә актив эш алып барырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100