news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Хәят” үзәгенең “үзенчәлекле” балалар өчен чираттагы дәресе саф һавада үтте

“Хәят”кә йөрүче сабыйлар хәрәкәтле уеннар уйнады, физик күнегүләр башкарды.

“Хәят” үзәгенең “үзенчәлекле” балалар өчен чираттагы дәресе саф һавада үтте
dumrt.ru

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды белгечләре Казанның “Крылья Советов” паркында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен дәрес үткәрде. 735нче дәрес үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәят” үзәге белән берлектә оештырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

“Хәят”кә йөрүче сабыйлар хәрәкәтле уеннар уйнады, физик күнегүләр башкарды, кул эшләнмәләре ясады. Балалар өчен пикник та оештырдылар. 

  • "Хәят" үзәге - Татарстан өчен уникаль проект. Ул РФ Президенты гранты ярдәмендә 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Беренче сезонда 130 гаилә өчен 500гә якын дәрес үткәрелде. Үзәк балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген күтәрү, «үзенчәлекле» балаларны һәм аларның ата-аналарын социальләштерү максатыннан оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100