news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Хәят” мөслимәләр җәмгыятендә чүпрәсез ипи пешерергә өйрәткәннәр

Чаллы шәһәренең “Хәләл үзәгендә” очрашулар һәр пәнҗешәмбе көнне була.

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Чаллы шәһәренең “Хәләл үзәгендә” “Хәят” җәмгыятендә мөслимәләр өчен чүпрәсез ипи пешерү буенча мастер класс оештырганнар. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Һәр пәнҗешәмбе көнне  “Хәят” мөслимәләр җәмгыяте очрашуы була. Инде өч атна рәттән уздырылган чаралар дөрес яшәү рәвешенә багышлана. 27 декабрь көнне мөслимәләр өчен чүпрәсез ипи пешерү буенча мастер класс күрсәтелде. Оеткы ясап, аннан өч төрле ипи пешерү ысулы аңлатылды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чараның икенче өлешендә Россиянең атказан табибы Әнисә Әнисовна дөрес туклану һәм яшәү серләре буенча дәрес үткәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100