news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хәтер» нәшриятында Зөфәр Рәмиевнең «Тукай һәм замандаш әдипләр» дигән китабы дөнья күрде

«Хәтер» нәшриятында Зөфәр Рәмиевнең «Тукай һәм замандаш әдипләр» дигән китабы дөнья күрде

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Хәтер» татар республика нәшриятында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Зөфәр Рәмиевнең «Тукай һәм замандаш әдипләр» дигән китабы басылып чыкты. Әлеге басма татар энциклопедик сүзлек-белешмәсенә материаллар буларак язылган.

Китапта «Г.Туккй псевдонимнары», «Тукай әсәрләре текстологиясендә кулъязмаларның роле», Тукай текстологиясе һәм Нәкый Исәнбәт», «Төрек илендә Тукай», шулай ук «Тукай һәм Думави» кебек бүлекләр бар. Әлеге басма инде Татар энциклопедик сүзлек-белешмәсе өчен «Хәтер» нәшриятында чыгарылган өченче китап.

«Хәтер» нәшрияты — дәреслекләр һәм укыту өчен кулланмалар чыгаручы нәшрият. Биредә быел да 6нче, 7нче, 8нче һәм 9нчы сыйныфлар өчен ике телдә «Татарстан тарихы» дәреслеге дөнья күрде. Тиздән Флера Сафиуллинаның «Антонимнар татар поэзиясендә» дигән китабы нәшер ителеп бетәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot