Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Хәтер маршы-2015" турында "Татар-информ" агентлыгында узачак матбугат конференциясендә сөйлиләр
Анда катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 февраль 11.00дә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Хәтер маршы-2015" республика яшьләр походын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак. Моннан тыш, ММЧ вәкилләре Татарстан Республикасы "Ватан" берләшмәсе" Төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы эзтабарлар отрядларының 2015 елга эш планы белән танышачак.
Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы "Ватан" берләшмәсе" Төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Коноплев, Татарстан Республикасы ДОСААФ Төбәк иҗтимагый-дәүләт оешмасы идарәсе рәисе Радий Зарипов, "Ябык типтагы 1нче Раифа махсус һөнәри училищесы" директоры Надежда Кисиль катнаша.
Белешмә өчен. Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, 9-13 февральдә Татарстан территориясендә "Хәтер маршы-2015" ел саен үткәрелә торган кышкы яшьләр походы узачак.
Фотосурәт отечестворт.рф сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз