news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәтер көнен рәсмиләштерү кирәктер дип уйлыйм»

Татар җәмәгатьчелеге 15 октябрь — Хәтер көнен рәсми истәлекле көннәр исемлегенә кертеп рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Бу хакта хат Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юлланган. Шул уңайдан без җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, тарихчы Индус Таһиров фикерен белештек.

«Хәтер көнен рәсмиләштерү кирәктер дип уйлыйм»
Рамил Гали

Элекке депутат, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин:

Хат тапшырылды. Мин хатның авторы түгел, беренчеләрдән булып кул гына куйдым.

Хәтер көнен рәсмиләштерү кирәктер дип уйлыйм, чөнки дәүләтчелекне югалту зур фаҗига көне, тарихи яктан зур хәтер. Бик күп халыкларның үзләренең хәтер көннәре бар, афәтле еллары турында хәтер…

Үткәнеңне, тарихыңны хәтерләмәсәң, киләчәгеңә дә битараф буласың. Хатта шул мәгънә. Тарихи хәтернең кадерен белмисең икән, халыкта аның киләчәге турында да борчылу сүнә, киләчәгенең дә кадере калмый, андый халык тизрәк сүнә. Хәтерне саклау кирәк, аның өчен календарь дата итеп кертергә кирәк. Бәйрәм көне түгел бит, хәтер, искә алу көне.

Икенче яктан ул тарихи сабак алу көне. Берәр халык дәүләтчелеген югалта икән, беренче чиратта, дәүләтчелекне тартып алучы түгел, җиңелүче үзе гаепле. Җиңелергә теләмәгән, көчле уртак исән калу, яшәү ихтыяры булган халыкны җиңеп булмый. Ни өчен дәүләтчелегебезне югалттык? Бүген дә бит шуның аркасында җиңеләбез. Тупланган бер көч булмаганга, мәктәпләребезне югалттык, телебезне югалтып киләбез. Димәк, безнең теге вакыттагы чиребез, үзара бүлгәләнү, хакимият, байлык өчен көрәшү аркасында югалткан дәүләтчелегебез, шуңа китергән чир бүген дә дәвам итә. Хәтер көне — ул тарихи сабак көне.

Хатта 15 октябрь тәкъдим ителә. Әле аның 12,13 октябрь дип әйтүчеләр дә бар, анысы өчен дә бәхәсләшергә кирәк түгел дим. Мөселман календаре буенча да үткәрелсен. Анысына да каршы түгел мин, ә без кояш календаре буенча саныйбыз.

1996 елда Дәүләт Советында дүрт депутат — Разил Вәлиев, Фәндәс Сафиуллин, Туфан Миңнуллин, Сурия Усманова — Хәтер көнен рәсмиләштерү турында инициатива керткән идек. Аны рәсмиләштерү өчен ул вакытта алты тавыш җитмәде. Ул чакта депутатлар тарафыннан тәкъдим ителгән иде, хәзер җәмәгатьчелек тарафыннан тәкъдим ителә.

Хәтер өчен көрәшергә кирәк. Үткәнеңне хәтерләмәсәң, киләчәгеңне сүндерәсең. Ел саен кабатлап торсак, онытылмас. Хәтер турында сөйләшү үзе дә хәтерне яңарту инде ул, халыкның исенә төшерү. Ул хат үтмәсә дә, ул хакта сүз җиткерү үзе дә хәтерне яңарту формасы.

Академик, тарихчы Индус Таһиров: 

— Президентка хат та яздык. Хәтер көне итеп календарьга кертергә кирәк, бернинди шик булырга тиеш түгел.

Хәтер сүзе ул — һәр татарның хәтерендә булырга тиеш дигән сүз. Ничек, ни рәвешле… Буыннар алмашынуын һич кенә дә онытырга ярамый. 1552 елгы татарлардан соң ничәмә-ничә ел узды — ул хәтер сакланып килә. Ә киләчәктә? Яшьләр бу көннең нәрсә икәнен аңлыймы, дөрес карый алалармы, иртәгәсен күзаллый алалармы? Шушы мәсьәләләр алгы планда булырга тиеш. Радио, телевидение, матбугат бу хакта аңлатып торырга тиеш. Халык, яшьләр белән эшләү безнең өчен беренче урында. Хәтер дибез икән, киләчәк буыннарга сеңдерергә тиешбез. Шуны эшли алсак, бездән соң да шуны дәвам итә алсалар, бу чын мәгънәсендә хәтер көне була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100