Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Хәтер көне” 15 октябрьдә үтәчәк
“Хәтер көне” 15 октябрьдә үтәчәк
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Татар милли җәмәгать оешмаларының координацияләү советы – “Милли шура” белдерүенчә, 15 октябрь көнне Казанда “Хәтер көне” узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел ул Татарстандагы барлык татар иҗтимагый оешмалары (“Милли шура”), Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) тирәсенә тупланып, бергәләп үткәреләчәк.
Аны әзерләп үткәрү өчен милли җәмгыятьләр җитәкчеләреннән торган бердәм оештыру комитеты да төзелгән. Ул БТИҮ бинасында 15 октябрьгә кадәр даими эшләячәк. 15 октябрьдә иртәнге 10да халык төркемнәре Ирек мәйданында тупланып, колонна белән Казан Кремленә барачак. Анда 1552 елда Казанны саклауда һәлак булганнарның рухына багышлап дога кылыначак һәм матәм митингы үткәреләчәк.
“Моннан 453 ел элек, 1552 елның октябрендә, Ватаныбыз өстенә олы афәт килгән. Баскынчылар тарафыннан татар халкының дәүләте – Казан ханлыгы җимерелгән. Каһарман бабаларыбыз үз илләрен саклап, соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшеп шәһит киткәннәр. Казан алынгач, татарның башка дәүләтләре – Әстерхан, Себер, Кырым ханлыклары да шул ачы язмышка дучар ителгән.
Бу вакыйга шул ягы белән дә фаҗигале: Казанның алынуы Ауразия киңлекләрендәге йөзәрләгән милләтләрне инкыйразга яки коллыкта яшәүгә дучар иткән һәм күп халыкларга бәла-каза, җәбер-золым ясап торучы олы империянең башлануына да сәбәпче булган. Шунлыктан бу көн Россия империясеннән, аның колониаль сәясәтеннән җәбер-золым күргән барлык милләтләрнең дә матәм һәм рухларын ныгыту көне.
Без бу көннәрдә Идел-Урал җирендә күп гасырлар бергә яшәүче рус, башкорт, чуаш, удмурт, мари һ.б. халыкларның да теләктәшлегенә өмет итәбез. Аларның “Матәм көне”н уртак җиребездә тарихи дөреслеккә, гаделлеккә, саф әхлакка нигезләнгән чын дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен уздырыла торган чара итеп кабул итүләрен һәм безнең белән бергә булуларын телибез. Кыскасы, бу көн барлык халыкларның да тарихи гаделлекне торгызу, милләтара гаделлек урнаштыру, тарихтан гыйбрәт-сабак алу, дуслык-туганлыкны ныгыту көне булсын.
Координацияләү шурасы ватандашларыбыз һәм милләттәшләрне “Матәм көне”н оешкан төстә уздырырга чакыра.
Галимнәр Казанның алыну көне 12 октябрьгә туры килүен исбат итә. Шуның өчен 12 октябрьдә сәгать 12дә Сөембикә манарасы янында дога кылу чарасы да үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз