news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәтер-хатирә//ҮЗӘКЛӘРНЕ ӨЗЕП КИТӘЛӘР ЛӘ...//22 декабрь, №52

14 декабрь көнне Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында киңәйтелгән Гыйльми шура утырышы булды.

Ул Иҗтимагый фикер тарихы һәм исламият бүлегенең элеккеге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Фәридә Юлдаш кызы Гаффарованың тууына 55 яшь тулу һәм аның “Йолдыз” кабызган Максуди” (Казан: Алма-Лит, 2006) исемле китабын тәкъдим итү уңаеннан үткәрелде.

Фәридә ханым Татарстаннан читтә — Свердловск өлкәсе Березовский шәһәрендә туган. Башта Березняк сигезьеллык, Татарстанның Кукмара урта мәктәпләрендә укый. Язмыш сукмаклары аны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә китерә. Югары белем алганнан соң, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. Ә инде 1996 ел ахырыннан, әлеге институтның берничә бүлеге җирлегендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырылгач, гомеренең соңгы көненә кадәр шунда хезмәт куя. Нәтиҗәдә, 4 монография, 100гә якын фәнни, фәнни-популяр мәкаләсе матбугатта дөнья күрә һәм халкыбызга хезмәт итә.

Үзенең вафатына кадәр басылуга әзерләп калдырган “Йолдыз” кабызган Максуди” дип аталган хезмәтендә XX гасыр башы татар халкының милли, мәдәни, иҗтимагый тормышында тирән эз калдырган мөгаллим-галим, яңа төр дәреслекләр авторы, “Йолдыз” газетасы мөхәррире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Әхмәдһади Максуди эшчәнлеген тирән яктырта. Китап татар халкы тарихы, аның зыялы шәхесләре белән кызыксынучылар өчен тәкъдим ителә.

Тарих институты директоры урынбасары, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов, кичәне башлап, галимә белән бәйле хатирәләрен уртаклашты. 1969 елдан университетта бергә укыган, аннары бергә эшләгән кеше буларак, аның галимә турында мәгълүматы шактый киң. “...Ул Яхъя Абдуллин җитәкчелегендә фәнгә кереп китте, — дип искә ала ул Фәридә ханым хакында. — Татар тарихында беренче булып татар телендә тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган искиткеч милли җанлы шәхес иде. Ә бит КДУның император университеты булганлыгын, анда нинди дәрәҗәле тарихчы-галимнәр эшләвен яхшы беләбез. Шуңа күрә Фәридәнең бу гамәлен караңгы төнне яктырткан ай нуры дип кабул итәм мин үзем. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә бертуган Садри һәм Әхмәдһади Максудилардан калган рухи мирас фәнни әйләнешкә алынды. Зур тырышлык куеп, Садри Максуди архивының күчермәләрен Төркиядән Казанга алып кайтты ул. Әхмәдһади Максуди варисларында сакланып калган искиткеч бай архивны җыеп, институт архивына туплады. Казанда Максудилар музее ачу, анда XX гасыр башы татар зыялыларының эшчәнлегенә караган истәлекләрне туплау һәм шуларны яшь буынга җиткерү хыялы белән яшәде.”

Фәридә ханым эшләгән бүлек мөдире Рәфыйк Мөхәммәтшин галимәнең шулай ук И.Гаспринский турындагы материалларны туплап, китап итеп бастыруы, һәр фәнни хезмәте төпле чыганакларга таянып язылуы хакында басым ясап әйтте. “Әхмәдһади Максудиның төрмәдә утырганда фәлсәфи темаларга язган хезмәтләрен җентекләп өйрән- де, аларны да китап итеп бастыру өчен компьютерга кертте. Киләсе елга анысы да дөнья күрер”, — диде ул.

Институтның фәнни хезмәткәрләреннән Тәэминә ханым Биктимерова, Рафаэль Мөхәммәтдинов, Фәрит Миңнуллин, Дамир Исхаковлар да галимә турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Курсташларыннан соң, КДУ галимәләре сүз алды. Фәридәнең студент еллары, курсташлары, ул вакыттагы кызыклы хатирәләр турында шушы группа кураторы Лена Таҗиева белән мөгаллимә Фәһимә Хисамова искә төшереп сөйләделәр. Инде студент билетын дипломга алыштырып чыкканнарына да күпме еллар үткән, ә университетта Фәридә апаны онытмыйлар, хезмәтләре белән танышып баралар икән. Хәер, вакытында әти-әниләре кебек аларны кайгыртып, студентлар мән- фәгатьләрен яклап йөргән һәм иң мөһиме — ныклы белем биргән, зыялы шәхес итеп тәрбияләүдә үзеннән өлеш керткән галимәләр шул алар.

Гомумән, Фәридә Гаффарова турында кем генә сүз башламасын, аның фәнгә атылган йолдыздай килеп керүе, ашыга-ашыга эшләве, туры сүзле һәм гадел булуы хакында кат-кат ассызыкланды. Бакыйга киткәненә әллә ни озак вакыт та үтмәде, ә аны инде сагыналар...

Яраттырып, үзәкләрне өзеп киттең, Фәридә апа...

Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100