news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәтер-хатирә//ДӘВЕРЛӘРГӘ ЮЛ АЧКАН ШАГЫЙРЬ//22 декабрь, №52

Күптән түгел Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәкимнең тууына 95 ел тулды.

Һәр милләтнең олы шәхесләре була. Исән чакта алар үзләренең иҗаттагы зур сә- ләтләре, әдәбиятыбызны үстерүдәге армый-талмый эшчәнлек күрсәтүләре белән чордашларын куандырып, сокландырып яшиләр, ә инде дөньядан киткәч, һәрвакыт искә төшеп торалар, сагындыралар.

Сибгат ага Хәкимнең вафатына да инде унҗиде ел тулган. Ә безгә — аны якыннан белгән, аның белән аралашып-сөйләшеп яшәгән сәнгать әһелләренә Сибгат ага әле дә якты образ булып саклана.

Үткән гасырның кырыгынчы еллары ахырында Татарстан радиосында эшли башлаган чагым иде. Ә ул елларда радио әдәбият, сәнгать әһелләренең яратып йөри торган бер оешмасы булып хәтердә калган. Сибгат аганы да мин беренче тапкыр радиода күрдем. Ә аның белән якыннан танышуым илленче еллар башында, минем өчен кызыклы гына бер очрашудан башланды.

Салкын кышкы көннәрнең берсе иде. Мин радиода иртәнге тапшыруларны тәмамлап, өйгә кайтырга җыендым. Радиода тавыш режиссеры булып эшләүче, композитор һәм актер Шакир Мәҗитов та минем белән бергә кайтырга чыкты.

Урам буенча ул вакыттагы Куйбышев мәйданына таба барабыз. Бер йорт янына җиткәч, Шакир ага: “Балам, әйдә әле шушы йортта торучы Сибгат Хәким янына кереп чыгыйк, аңа әйтәсе сүзем бар”, — ди. Минем ай-ваема карамыйча, ул мине дә үзе белән алып керде. Безне ачык йөз белән Сибгат ага һәм аның хатыны Мөршидә апа каршы алдылар. Минем уңайсызланып торуымны күргәч, хуҗабикә: “Уңайсызланма, Айрат, бездә кунаклар күп була, син дә безгә килеп йөре”, — дип тынычландырды. Шакир ага әле 1943 елда үк (С.Хәким сугыш кырында йөргән вакытта) шагыйрь сүз- ләренә “Юксыну” дигән матур көй язган була. Бу җыр татарлар арасында бик популярлашып китә. Сибгат ага белән Шакир Мәҗитов арасындагы иҗади дуслык менә шул җырдан соң башлана. Бу керүебездә чәй өстәле янында әдәбият һәм сәнгать яңалыклары турында бик күңелле әңгәмә булды. Сибгат ага белән якыннан танышуым менә шулай башланды һәм ул безнең иҗат дуслыгыбызга әйләнде. Сибгат Хәкимнең әсәрләрен миңа радиодан һәм телевидениедән, сәхнәдән күп тапкырлар уку бәхете насыйп булды.

Сибгат Хәким — әдәби мирасыбызга берничә томлык лирика, публицистик әсәрләр һәм күп санлы матур поэмалар калдырган автор. Аларны укыган саен укыйсы килеп тора. Ул поэмаларның дистәгә якынын үзем укып, радио фондына яздырып калдырдык. Шулар арасында “Васыятьләр”, “Дәверләр капкасы”, “Кырыгынчы бүлмә”, “Эзлиләр Европа буйлап”... һәм соңгы поэмасы “Күги” дә бар. Шагыйрь Н. Беляев тәрҗемә иткән берничә поэмасын рус телендә дә яздырып калдырган идек.

Ул әсәрләрнең кайберләре әле дә “Татарстан” радиосы аша эфирга чыга. Шагыйрь үзенең поэмаларын язуы турында мондый юлларны да китерә: “Поэмаларым сугыштан соң язылганнар. Сугыш вакытында, бөтен язганым ун-унбиш шигырьдер, шуннан артык түгел. Хәзер элек язганнарга анализ ясыйм, мәгънәләрен эзлим... Заман белән сөйләшеп яшәргә омтылганмын. Ул поэмаларның формаларын шагыйрьнең заман белән күзгә-күз карап, ачыктан-ачык сөйләшүе, бәхәсе дияр идем мин. Формалары гади. Халык бит ул тормыш турында сүз алып барганда чуарларга яратмый, кирәген генә сөйли. Минем өчен иң кирәге — халык рухы”.

Әйе, шагыйрь монда үз язу стиле, формасы, уйланулары турында бәян итә. Аларда авторның тирән кичерешләре, психологик алымнары, һәм, иң әһәмиятлесе, һәр әсәр хакында тирәнтен уйланулар (ягъни “подтекст”) ята. С. Хәким әсәрләрен алдың да — укып чыктың түгел, ул әсәрләр башкаручының портфелендә йөрергә, ул аларны күңеленнән кабат-кабат укырга, бөтен нечкәлекләрен билгеләргә тиеш, шулай иткәндә генә автор аһәңенә тәңгәл башкару осталыгы табыла.

Сибгат ага белән очрашулар вакытында Тукай турында да сөйләшә идек. “Тукайны туктаусыз укый алам. Нигә туйдырмый, үзем дә аңламыйм, — ди торган иде Сибгат ага, — шигырьләре генә түгел, мәкалә, фельетоннары да шулай. Тукайда эчке бер көч бар. Ул мәкаләләрен бер утыруда язган. Бер яну белән. Күп тапкырлар төзәтелгән мәкаләләр андый булмый”.

С. Хәким — дистәләгән җырлар авторы. “Фазыл чишмәсе”, “Таң атканда (халык көйләре), “Башка берни дә кирәкми”, “Кайда да йөрәктә” (М. Моззафаров музыкасы), “Өзелгәнсең сиреньнән” (Н. Җиһанов музыкасы), “Бу кырлар, бу үзәннәр”, “Кем уйлаган” (Җ. Фәйзи музыкасы), “Бер тауда ун чишмә” (Ә. Фәттах музыкасы) кебек җырлар халык арасында зур популярлык казандылар.

“Җил исми яфрак селкенми” китабы өчен С. Хәким 1960 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, ә 1970 елда яңа шигырьләр китабы өчен РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Җәмәгать эшләре һәм әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен, С. Хәким Ленин ордены (1971), Октябрь Революциясе (1981) һәм Хез- мәт Кызыл Байрагы (1957) орденнары белән бүләкләнде.

Шәхси китапханәмдә Сибгат аганың миңа бик матур автографлар белән төрле елларда бүләк иткән күп кенә китаплары саклана. Аларны бик еш кулыма алам. Минем күз алдыма үзенең олуг таланты һәм гүзәл кешелек сыйфатлары белән хөрмәтле Сибгат ага килеп баса...

Айрат Арслан,

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты.

news_right_1
news_right_2
news_bot