Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Хәтер бакчасы» акциясе барышында Татарстанда 507 мең агач утыртылган
Санитар-экология икеайлыгында республикада барлыгы 1,2 миллионнан артык үсенте утыртканнар.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе барышында Татарстанда 507 мең агач утыртканнар. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт Йортында узган брифингта сөйләде.
«Акция барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 507 мең агач утыртылды. Санитар-экология икеайлыгы вакытында республикада барлыгы 1,2 млн агач һәм куак утырттылар», — диде министр.
Александр Шадриков әйтүенчә, территорияләрне җыештыруда 156 мең кеше һәм 9 меңнән артык төрле машина катнашкан. «Полигоннарга 500 мең куб метрдан артык калдыклар чыгарылган», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз